Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Лениногорски балалар йортында тәрбияләнүчеләргә микроавтобус бүләк итте
2010 елның 27 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле визиты кысаларында Лениногорски балалар йортында булды. Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ исеменнән балалар йорты директорына “Нефтьчеләр – Татарстан балаларына” шигаре астында «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.
ТР Президенты визит кысаларында шулай ук балалар йотында тәрбияләнеп чыгучыларның яшь гаиләләренә - телевизорлар, ә биредә тәрбияләнүчеләргә 6 компьютер һәм хоккей, футбол, фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары бүләк итте.
Ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны сыендырган “Лениногорски балалар йорты” дәүләт белем бирү учреждениесе 1995 елның 31 авгусында 1 нче интернат-мәктәпнең йокы корпусы базасында ачыла. Балалар йорты базасында 2004 елдан алып Глазово авылында “Ялкын” шәһәр яны сәламәтләндерү лагеры эшләп килә.
Бүгенге көндә балалар йортында республиканың 5 районыннан 2 яшьтән 18 яшькә кадәрге 51 бала тәрбияләнә. Алар аерым фатирларда биш гаиләдә яши. 15 ел эчендә биредә 248 бала үзенә сыену урыны тапкан, 91 бала гаиләгә билгеләнгән. “Бездә тәрбияләнүчеләр өчен 5 гаилә формалаштырылган, аларның һәркайсында төрле яшьтәге балалар яши, - диде балалар йорты директоры Раушан Мортазина. – Бу олы яшьтәгеләр кечкенәләр турында кайгыртырга, ә иң кечкенәләр өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнсен өчен эшләнә”.
Балалар йорты директорының сүзләренә караганда, соңгы елларда республика бюджеты акчалары хисабына инженер челтәрләренә, санитар-гигиена узелларына капиталь ремонт ясалган, янгын сүндерү системасы монтажланган. “Татнефть” ААҖ һәм шәһәр предприятиеләре ярдәме белән торак бүлмәләр, фойе, дуслар өчен бүлмә, медицина блогы, музей, китапханә, өстәмә белем бирү кабинетлары төзекләндерелгән. Бинаның фасадын ремонтлау һәм территорияне тәртипкә китерү мәсьәләсе исә хәл итүне көтә.
ТР Президентына шулай ук инде 13 ел дәвамында эшләүче “Минем йорт – минем гаилә” музеенда җыелып килгән балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең эшләрен күрсәттеләр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз