Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгы эшеннән канәгать түгел
2010 елның 29 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия 24 июль көнне кабул иткән карарга ярашлы рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе тарафыннан гадәттән тыш эссе чорда республика торак пунктларын янгын куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итүдә комплекслы чаралар оештырыла. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге комиссия утырышында аның рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов басым ясап әйткәнчә, Чирмешән белән Апаска карата тел-теш тидерерлек түгел һәм аларда су саклау каланчалары ягыннан проблемалар юк, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан да шулай ук хәлне яхшы якка үзгәртү буенча эшләгән. Ләкин Казан шәһәре буенча 438 гидрант төзек түгел, Әтнә дә безне “ишетмәгән”, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Спаста уңай үзгәрешләр юк, ә Тукай белән Питрәчтә хәлләр аеруча начар: беренчесендә нибары 31 су саклау каланчасы, 11 табигый су чыганагы, 9 янгын гидранты һәм икенчесендә 43 су саклау каланчасы, 6 табигый су чыганагы, 31 янгын гидранты исәпләнә - болар, нишләптер, комиссия карарына колак салмаганнар, дип канәгатьсезлек белдерде ул һәм 2 көннән янә шушы мәсьәлә янә көн кадагына куелачак, дип кисәтте. “Дөресен генә әйткәндә, “гражданнар оборонасы” дигән төшенчәне онытып, аны гамәлдән чыгардык, әмма Россия Федерациясе законнарында ул бар, димәк, гамәлгә кайтарырга кирәк”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Р.Моратов.
Утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов хәбәр иткәнчә, 5 көн эчендә янгынга каршы тору өчен буа, күл ише 86 ясалма сулык булдырылган һәм алар саны республика буенча 359га җиткән, 86 торак пункт шундый сулыклар белән тәэмин ителгән (барлыгы 164), 377 су саклагыч каланча (җәмгысе 463) янгын сүндерү техникасы су алырлык итеп яраклаштырылган, 28 торак пункт мотопомпа белән тәэмин ителгән. Болардан тыш, янгын сүндерүгә каралган су чыганакларына транспорт белән якын килү өчен 312 урын һәм 81 пирс ясалган, янгын сүндерүгә яраклаштырылган 809 автотехника бүлеп бирелгән һ.б.
Шулай да, Актаныш районындагы 87 торак пунктның 8е андый сулыктан мәхрүм, Бөгелмә районындагы 64 торак пунктның 8ендә һәм Мамадыш районындагы 129ының 11ендә, Яшел Үзәннең 106 торак пунктындагы 16сында, Яңа Чишмә районындагы 30 торак пунктның 8ендә шундый хәл. Актаныш районындагы 115 су саклау каланчасының 8еннән, Бөгелмәдәге 52сенең 14еннән, Яшел Үзән районындагы 99ының 7сеннән, Мамадышта 93енең 7сеннән, Яңа Чишмә районындагы 54енең 5сеннән янгын техникасы су алырлык түгел һ.б. Болардан тыш, Лениногорск, Яшел Үзән белән Актаныш районнарында табигый һәм ясалма сулыклар булып та, пирсларсыз аннан техника су алырлык түгел. Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында өстәмә артезиан коелары бораулау һәм ясалма су чыганаклары ясау эше оештырылмаган.
Р.Моратов кисәткәнчә, иртәгәдән шушы мәсьәлә буенча янә тикшерү булачак һәм хәтта шимбә-якшәмбе дә нәрсәләр эшләнүе-эшләнелмәве контрольда торачак, башланган эш барыбер тиешле нәтиҗәгә китереп җиткереләчәк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, иртәгә сәгать иртәнге 7дә вертолетта Казан шәһәре тирәли күзәтү очышы ясаячак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз