Бүген Мәскәүдә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт берлеге һәм Татарстан Республикасы арасында Россиядә FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзергә ниятләү турындагы меморандумга кул куелды.
Документны Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Джордж Киллиан, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Меморандумга “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы кысаларында кул куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.