1апрельгә Татарстанда 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 2 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 1 апреленә 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 101% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча республикада 916 фатирлы 44 йорт файдалануга тапшырылган.

Арендага бирелүче торак төзелеше программасы кысаларында 2016 елда 32 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә шуларның 12 объектында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.

Алмаз Әхмәтшин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 1 апрельгә 120 ветеран өчен 18 йорт төзелеше дәвам итә.

2016 елда 38 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 2016 елның 31 мартына 3 сертификат рәсмиләштерелгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 77 йортның   31е югары әзерлек дәрәҗәсендә, 30 йорт- уртача әзерлек дәрәҗәсендә, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 16 йорт.

2016 елның 1 апреленә “Авыл клублары” программасы кысаларында барлык 5 объектта эш бара.

Алмаз Әхмәтшин ТР Министрлар Кабинетының Төп ветеринария идарәсе ведомство учреждениеләрендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе ведомство учреждениеләрендә капиталь ремонтның барышы турында сөйләде.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше кысаларында 2016 елның 1 апреленә 31 районда 42 фундамент корылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International