Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әль Халифә белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Манама шәһәренә (Бәһрәйн Корольлеге) эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Бәһрәйн Корольлегендә РФнең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев, Бәһрәйн тышкы эшләр министры шәех Халед бән Әхмәд Әль Хәлифә, Бәһрәйн эчке эшләр министры шәех Рәшид бән Габдулла Әль Хәлифә, Бәһрәйн мәгариф министры доктор Мәҗид бән Гали Әль-Нуаими, Бәһрәйн Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Халед Әр-Румәйхи катнашты.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. Россия ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлектә, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм Татарстан мөселман дәүләтләре белән баглынышларны ныгытуга үз өлешен кертә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аның чираттагы утырышын быел май аенда Казанда уздырырга җыеналар.
«Без Бәһрәйн вәкилләренең Төркем эшендә катнашуына шат булыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белән Бәһрәйнның хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, әмма алар тулысынча файдаланылмый әле.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан турында тулы мәгълүмат бирде.
Шәех Хамад бән Ибраһим Әль Хәлифә Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасы белән Бәһрәйн ике яклы элемтәләрне ныгытырга тели.
Король гаиләсе әгъзасы Россия һәм ИИБ икътисадый саммиты – Kazansummit эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм быел анда катнашу өчен Бәһрәйннан зур делегация җибәрергә вәгъдә итте.
Шуннан соң яклар АСК, авыр һәм җиңел сәнәгать, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендәге партнёрлык мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук Казан һәм Манама шәһәрләре арасында турыдан-туры авиаочышлар ачу бәрабәренә туризм өлкәсендәге багланышларны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.