Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенә эш сәфәре кысаларында атаклы «Коръән йорты» музеенда булды.
«Коръән йорты» 1990 елда төзелгән һәм дөньяның иң күренекле ислам музейларыннан берсе дип санала. Анда Коръәннең бөтен дөньядан (Иран, Кытай, Һиндстан, Төркия, Мисыр һәм төньяк Африка илләре) җыелган кулъязма басмалары, фәнни һәм ислам әдәбияты, Коръәни-кәрим тәрҗемәләре һәм башка кыйммәтле материаллар саклана.
Татарстан Республикасы Президенты өчен экскурсияне «Коръән йорты» директоры доктор Габдел-Латыйф Кану уздырды. Ул әлеге комплексны төзү тарихы турында сөйләде. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, музейда патша заманнарында Казанда басылган Коръән саклана икән.
Доктор Кану Рөстәм Миңнехановка ислам тарихына багышланган шәхси коллекция дә күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов доктор Габдел-Латыйф Кануга экскурсия өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда Болгар ислам академиясе төзү проекты турында сөйләде. Татарстан Президенты «Коръән йорты» җитәкчелегенә әлеге белем бирү үзәген булдыруда катнашырга тәкъдим итте.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнның җәмыгъ мәчете – Әль-Фатыйха мәчетенә юнәлде.