Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” командасы җитәкчеләре һәм уенчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Клуб президенты Евгений Корольков “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. Татарстан Президенты берничә уенчыны “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләде, ә клубның директоры Ринат Әхәтовка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Команданың баш тренеры Араик Маргарян ТР Президентының Мактау хаты белән бүләкләнде.
А.Маргарян Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелегенә клубка зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең әле иң зур җиңүләр алда булыр дип өметләнәм”, - диде “Динамо-Казан”ның баш тренеры.
Россия чемпионнарын РФ Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков та тәбрикләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда спортны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә һәм монда республика җитәкчелегенең өлеше зур. Россия Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия чемпионатының алтын медален тапшырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.