Татарстанның Кукмара районы фермерлары – Аш-Бузи авылыннан Илфат Сафин һәм Сәрдекбаш авылыннан Рәдиф Әхмәтов программа шартларыннан беренче булып файдаланган. Бүген Татарстан Президенты һәм киңәшмәдә катнашучылар аларның фермаларында булды.
Илфат Сафин бурычка алынган 2,9 миллион сум акчага (үзенеке – 500 мең сум) 32 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек бинасы төзегән һәм тиешле технология җиһазлары сатып алган. 800 мең сумга нәселле терлек сатып алынган. Фермер елына 120 тонна (шуның 110 тоннасы – сату өчен) сөт җитештерергә ниятли. Ике эш урыны булдырылган. Проектның чыгымнары 5 ел эчендә капланачак.
Рәдиф Әхмәтов бурычка алынган 4,4 миллион сум акчага (үзенеке – 900 мең сум) 50 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек бинасы төзегән һәм тиешле технология җиһазлары сатып алган. 1 миллион сумга нәселле терлек сатып алынган. Фермер елына 120 тонна (шуның 110 тоннасы – сату өчен) сөт җитештерергә ниятли. Ике эш урыны булдырылган. Проект үзен 5 ел эчендә аклаячак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.