Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бүген “Алтынчәч” тоннель казу комплексы “Завод” һәм “Мәскәү” станцияләрен тоташтырды
2010 елның 5 августы, пәнҗешәмбе
Бүген “Алтынчәч” тоннель казу комплексы Авиатөзелеш районыннан Мәскәү районына килеп җитте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйганың шаһиты булды. Ленин исемендәге Мәдәният сарае янәшәсендәге “Завод” станциясен “Мәскәү” станциясе белән тоташтыручы 1320 метр озынлыктагы тоннельне “Алтынчәч” 6 ай ярым вакыт эчендә узган. “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов моны бик яхшы тизлек һәм яхшы нәтиҗә дип бәяләде. “Моңа тотрыклы финанслар булу исәбенә ирешелде. Тоннель казу өчен кирәкле булган боҗралар, башка материаллар белән тәэмин ителештә тоткарлыклар булмады”, - ди ул. Шул рәвешле, “Алтынчәч” Авиатөзелеш районыннан Декабристлар урамына таба аена уртача 200 метрдан артык ара уза алган. Эшләр тулысынча республика казнасы исәбенә алып барыла. Марат Рәхимов сүзләренә караганда, әле узган ел гына дәүләт ярдәме кысаларында Казан метрополитены төзелешенә федераль бюджеттан күпмедер финанслар алынса, быелдан башлап бу эшләр тулысынча Татарстан казнасы җилкәсенә төшә. Быел метро төзелешенә республика бюджетыннан 2,6 млрд. сум бүленгән. Ел ахырына кадәр тоннель казу эшләренә өстәмә рәвештә тагын 700 млн. сум таләп ителә. Марат Рәхимов хәбәр иткәнчә, 1 октябрьдә “Мәскәү” станциясеннән Мәскәү базары янәшәсендә урнашачак “Декабристлар” станциясенә таба тоннель казыла башлаячак. Ә якын көннәрдә “Айсылу” комплексы “Завод” станциясеннән Мәскәү районына таба икенче тоннель казуга керешәчәк. 1 ноябрьдән “Сөембикә” комплексы “Декабристлар” станциясеннән “Кәҗә Бистәсе”нә таба юл ала.
“Мәскәү” метро станциясе Декабристлар урамында төзелеп бетмәгән тимер юл вокзалы янәшәсендә урнашкан. Платформа өлеше конструкциясе ике аралыктан торачак. Ике җир асты вестибюле төзү планлаштырыла. Аларны ярдәмче бина блогы тулаландырачак. Конструкция монолит тимер бетоннан эшләнә. Әлеге станция төзелеше “Татнефть” нең янәшәдә генә урнашкан автомобильләргә ягулык салу станциясен күчерү мәсьәләсен актуальләштергән иде. Төзелеш мәйданы территориясендә калган АЗС бүген эшләми, әмма урыныннан да күчерелмәгән. “Эшләрне бит туктатып булмый. Шуның өчен метро төзүчеләргә АЗС ны урап, артык метрлар узарга туры килде”, - ди “Казметрострой” җитәкчесе. Метро төзүчеләр бу проблеманың шәһәр җитәкчелеге тарафыннан тиз арада чишелеш табуына өметләнә. Президент белән бергә бүгенге чарада катнашкан Казан мэры Илсур Метшин ягулык салу станциясен күчерү өчен урынның инде күптән әзер булуын, мәсьәләнең компенсация суммасына терәлеп калуын белдерде. АЗС хуҗалары экспертиза нәтиҗәләренә нигезләнеп шәһәр тәкъдим иткән 15 млн. сум белән канәгатьләнмичә, компенсацияне 40 млн. сумнан арттыруны сорый. Шәһәр башлыгы шулай да бу мәсьәләдә үзара аңлашу табылыр, дип белдерә.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын үстерү, сафка басачак станцияләр схемалары да тәкъдим ителде. “Казметрострой” җитәкчесе Марат Рәхимов иң мөһим бурыч дип Универсиадага кадәр, ягъни 2013 елга әлеге станцияләр комплексын файдалануга тапшыруны атады. Ә инде “Кәҗә Бистәсе” станциясен (әлегә шартлы исем) финанслауда тоткарлыклар чыкмаса, бу ел ахырында сафка бастырырга ниятлиләр. Биредә эшләрнең инде 95 проценты башкарылган. Җиһазлар кую, җайлау эшләрен башкару һәм эшләтеп җибәрү өчен финанслар кирәк.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә Бистәсе” станциясендәге төзелешнең барышы белән танышты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз