Татарстан Президенты “ТАНЕКО”да берьюлы өч мөһим объектны эшләтеп җибәрде

2010 елның 5 августы, пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта “ТАНЕКО” җитәкчелеге алдында торган төп бурыч – билгеләнгән вакытта “гасыр төзелешенең” тәүге җитештерү куәтләрен сафка бастыруны төгәлләргә тиешле эшчеләрнең санын арттыру. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын файдалануга тапшырырга нибары 66 көн вакыт калды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика төзелеш штабында сүз әнә шул хакта барды.

“ТАНЕКО”да кадрларга бәйле проблеманы “Түбән Кама Нефтехим”, “ТАИФ-НК” кебек җирле предприятиеләр, шулай ук бөтен республика ярдәмендә хәл итәчәкләр. “Хәзер комплектлаштыру күләме 60 процентка җитте. Бүгенге көндә төзелештә 8 мең эшче хезмәт куя. Без аларның һәркайсына рәхмәтле, һәрберсе медальгә лаек”, - дип ассызыклады “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов.

Түбәнкамалыларга эшче куллар җитмәүгә бәйле проблеманы хәл итүдә республика Хөкүмәте дә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк. Бүген ТР Президенты утырыш барышында әлеге мәсьәләгә кагылышлы берничә күрсәтмә бирде.

“ТАНЕКО”га эшче куллар объектлар төзү өчен генә түгел, территорияләрне тәртипкә китерү өчен дә кирәк. “Гасыр төзелеше” янындагы мәйданнарны тәртипкә китерү өчен шәһәрдә яшәүчеләрне җәлеп итеп өмәләр оештыру күздә тотыла. “ТАНЕКО” кадрларга кытлык кичерүгә дә карамастан, төзелештә эшләр бер минутка да туктап тормый. Яңа җитештерү куәтләре ачу – шуның ачык мисалы.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле визитының башында 1А1 этабындагы берничә мөһим объектны эшләтеп җибәрде.

Төзелеш территориясе буйлап йөргәндә, республика башлыгы янгын сүндерү депосына аерым игътибар бирде. Янгынга каршы Федераль хезмәтнең беренче отряды башлыгы Алексей Шаповалов республика башлыгы һәм аны озатып йөрүчеләр өчен 92 нче янгын сүндерү часте буйлап үзенчәлекле экскурсия үткәрде, кунакларны янгын сүндерүчеләр куллана торган “сугышчан техника” белән таныштырды.

Бүген делегация составында “ТАНЕКО”да Россия төбәкләр үсеше министры урынбасары Анатолий Попов та булды. Штаб утырышында Мәскәү кунагы түбәнкамалыларга югары бәя бирде, Татарстанда төзелә торган мондый объектның Россиядә башка булмавын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International