Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветараннарына фатир ачкычлары тапшырды

2010 елның 5 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветараннарына фатир ачкычлары тапшырды.

Искәртеп узабыз, фатирлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы кысаларында бирелә.
Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада 232 ветеранның фатир ачкычлары алуын игълан итте. 2010 елда Татарстанда яшәүче 12 меңгә якын ветеран тораклы булачак, диде ТР Президенты. Нигездә, бу ветераннар өчен төзелгән яңа торак, шулай ук икенчел базарда сатып алынган фатирлар да бар.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар өчен торак төзүгә зур игътибар биргәннәре, әлеге мөһим программаны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен федераль Хөкүмәткә, Россия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргинга рәхмәт белдерде.

“Безгә әлеге программа өчен федераль бюджеттан бүленгән алдагы транш бу бурычны хәл итү – яңа фатирлар алу өчен барлык ветераннарны да диярлек финанс ресурслары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук кыска гына вакыт эчендә яңа, сыйфатлы йортлар сафка бастырганнары өчен Түбән Кама төзүчеләренә рәхмәт белдерде.

Республика башлыгы бүген фатир ачкычлары алган Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлау сүзләре җиткерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар бер ветеранның яңа фатирында булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International