ТР Президенты Дәрвишләр бистәсендә социаль ипотека буенча сафка баскан йорт белән танышты

2010 елның 11 августы, чәршәмбе
Башкаланың Стадион урамында социаль ипотека программасы нигезендә сафка баскан 6 нчы санлы йортта бу көннәрдә өй туйлары. Чын мәгънәсендә “бәхет” ачкычларын кулларына алган гаиләләр яңа торакка күчү белән мәшгуль. Бүген бу гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 3 подъездлы бу кирпеч йорт кыска вакыт эчендә сафка баскан. Төзелеш эшләре агымдагы елның февралендә башланып, июль аенда тәмамланган. Төзелешнең инвесторы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, заказчысы - Казан шәһәре торак инвестиция компаниясе. Төзелешне “ЖИК-Строй” җәмгыяте алып барган. Төзүчеләр йортны өлгертү белән бергә, аның янәшәсендәге территорияне уңайландыру һәм матурландыруга да зур көч куйган. Биредә балалар мәйданчыгы, хуҗалык максатларында файдаланылучы мәйданнар, 28 урынга исәпләнгән машиналарны кую урыны һ.б.урнашкан.

Дәрвишләр бистәсенең күрке булган йортның үзенә килгәндә, аның ике подъезды бишәр катлы, ә берсе - җиде каттан тора. Йортта барлыгы 67 фатир урнашкан. Башкаланың 1 нче номерлы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә баш шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә Камалова шушы йортта яшәячәк бәхетлеләрнең берсе. 22 ел буе “Хитон” заводы тулай торагында яшәгән ханыма социаль ипотека программасында катнашып, фатирны нәкъ 3 ел көтәргә туры килгән. Озак көтеп алынган бәхет тагын да кадерлерәк, ди фатир ачкычын кичә генә кулына алаган Миләүшә Камалова. Хәзер ул ике бүлмәле торакта яшәячәк. Президент Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөргән Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин йорт белән танышуны нәкъ менә Миләүшә Камалова фатирыннан башлады. Миләүшә ханым халык юрамышларын да онытмаган – бусаганы беренче булып ак песи баласы атлады. Элек-электән халыкта яңа йортка беренче итеп мәче керткәннәр. Мәче эчкә кереп китсә - өйдә шатлык, иминлек булачак, дигән ышану бар.

Йорт белән танышып чыккач, журналистлар белән булган әңгәмәсендә Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин белдергәнчә, быел Казанда социаль ипотека программасы буенча барлыгы 426 мең 820 кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшыру ниятләнә. Димәк, яшәү шартларын яхшыртуны көтеп чиратта торган 7090 гаилә яңа тораклы була дигән сүз. Шуның 230 мең кв. метрга якын өлеше быел башланган төзелешләргә туры килә. Бүген социаль ипотека йортлары башкаланың Киров, Идел буе, Авиатөзелеш, Совет районнарында төзелә.

“Быел төзелеш эшләре нормаль бара. Монда предприятиеләрнең, халыкның бу программаны финанслауда катнашуы зур роль уйный. Торак стандарты да яхшыра. Кызу көннәргә карамастан, республикада айлык план үтәлә”, -ди башкаручы директор.

Сафка басачак чираттагы йорт шулай ук Дәрвишләр бистәсендә, Стадион урамында урнашкан. Тәлгать Абдуллин 2 нче Азино урамындагы ике йортның да тиздән файдалануга тапшырылачагын ышандырды. Чиратка басучылар әкренләп фатирлы була, ә яңалар чиратка баса тора. Узган атнада, мәсәлән, Казан шәһәрендә тагын 106 гаилә әлеге программа буенча чиратка куелган. Башкалада бу программа буенча алга таба төзелеш эшләрен башлау аларны кирәкле территорияләр белән тәэмин итүгә бәйле. “Башкалада социаль ипотека файдасына җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ул тиздән чишелеш табарга тиеш”, -дип ышандыра Тәлгать Абдуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International