Татарстанлыларны Космонавтика көне белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Космонавтика көне белән котлыйм!
Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы иң бөек вакыйгаларның берсе - галәмгә беренче пилотлы очышка 55 ел тулуны билгеләп үтә. Инженерлар, конструкторлар, сынаучыларның тырыш, киеренке хезмәте 1961 елның 12 апрелендә Галәмне яулау өчен юл ачты. Бу истәлекле көн бөтен дөньяга Россия фәненең бөеклеген, галимнәрнең патриотлыгын, галәмгә беренче юл ачучыларның батырлыгын күрсәтте, алар үз хезмәтләре һәм талантлары белән кешеләрнең фантастик хыялын тормышка ашыра алдылар.
Галәмгә беренче кешенең очуы кешелек тарихы үсешендә яңа чорны ачты һәм галәм киңлекләрен гамәли үзләштерүгә башлангыч ясады.
Безнең республика халкы өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле. Казанның күп хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре космик кораблар өчен приборлар булдырды. Татарстан башкаласы белән космик аппаратларның генераль конструкторлары исемнәре бәйле: Сергей Королев, Валентин Глушко һәм галәм микробиологы Василий Парин.
Безнең казанышларыбыз бик күп, һәм киләчәктә дә шулай ук интенсив рәвештә үзебезнең индустрия көчләре белән галәмне үзләштерүне үстерергә кирәк, ләкин шул ук вакытта галәм бүгенге көндә – ул гомуми эш, ул халыкара бердәмлекнең күренеше.
Бу тармакта эшләүчеләргә һәм барлык галәм тарихы, пилотлы космонавтиканың заманча үсеше белән шөгыльләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, сезнең галәмне тикшеренүләр турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм таратуга зур өлеш кертүегезне билгелисе килә. Киләчәк буыннар үз тарихларын онытмасыннар, белемнәрен тагын да арттырсыннар һәм галәм күләмендә ачышлар ясасыннар иде!
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков”.