Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде
2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. ТР делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар бар.
“Минск-1” Халыкара аэропортында Казан рейсын Беларусь Республикасы тышкы эшләр министры Игорь Петришенко, Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Суриков, Мински мэры Николай Ладутько, Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының Россия төбәкләре идарәсе башлыгы Станислав Чепурной каршы алды.
Татарстан Президентының эш визиты программасында Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский белән очрашулар, шулай ук “Минск-арена” күп функцияле мәдәни-спорт комплексы белән танышу каралган.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.