Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен нигез булырга тиеш

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте. 

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы региональ инжиниринг үзәкләрен үстерү буенча федераль программаларда катнаша. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда дүрт инжиниринг үзәге һәм ике прототиплау үзәге булдырылган һәм эшләп киләләр. Биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россиядә иң тәэмин ителгәннәрдән санала, һәм алар бүген эшли, шул исәптән шоу-рум кебек эшлиләр, диде Рөстәм Миңнеханов.

Барыннан элек, ачылган үзәкләр товар җитештерүчеләр белән эшләргә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, заман шартларында конкурентлыкка сәләтлегебез технологияләребезн һәм чит илләрдән кертелә торган товарлар урына үзебезнекен булдыру кысаларында продукт бирә алуыбыздан торуын аңлыйбыз.

“Үзәкләр мөмкин кадәр файдаланырга, эре һәм урта бизнес белән актив багланышта булырга тиеш дип саныйбыз. Моннан тыш, үзәкләр актив инновацион кече предприятиеләргә дә эшләргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәкләр эшенә сәнәгать предприятиеләренең дә ихтыяҗы булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул, бу хәрәкәт ике яктан да теләктәшле булырга тиеш – үзәкләрнең дә үзләренең файдалы булырлык юнәлешләрне әзерләп бирүе кирәк, һәм сәнәгать предприятиеләре дә үзәкләр нигезендә бүген булган мөмкинлекләрне анализларга, аларны җитештерүнең теге яки бу бурычларын хәл итүгә җәлеп итәргә тиешләр. Аерым уңай мисаллар бар, диде Рөстәм Миңнеханов, бу, шул исәптән, “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәге дә.

“Минемчә, без үзәкләргә бурычлар куерга, нәтиҗәле эш итүнең төп күрсәткечләрен җиткерергә тиеш, алар үз максталарын белергә тиеш, - диде Татарстан Президенты. - Без мониторинглау системасын булдырырга тиеш - шул үзәкләрне һәм аларга мөрәҗәгать итәчәк сәнәгать предприятиеләрен мониторинглау". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча төгәл бурычлар теркәләчәк – үзәкләр өчен дә, предприятиеләр өчен дә. Шулай ук үзәкләр белән эшлисе предприятиеләр билгеләнәчәк. 

Татарстан Президенты тагын бер тапкыр басым ясап әйткәнчә, төп бурыч – үзәкләрнең товар җитештерүчеләр белән тыгыз багланышын тәэмин итү. “Безгә үзәкләрнең предприятиеләр белән бәйләнешен тәэмин итү зарур, - диде ул. – Һәм семинар-киңәшмә без үзебезнең теләкләребезне җиткерә, эш итүнең программасын аныклауга каралган”.

Семинар-киңәшмә барышында докладлар белән инжиниринг үзәкләре вәкилләре чыкты. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеген бәяләде, төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләре белән сәнәгать предприятиеләре багланышларын ныгыту мәсьәләсендә активрак эшләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International