Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Игътибар – балалар!” дигән Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары уздырыла
2010 елның 17 августы, сишәмбе
16 августтан 12 сентябргә кадәр, балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләре санын киметү, димәк, балаларны транспорт астында һәлак булудан, имгәнүдән саклау максатында, “Игътибар – балалар!” дигән Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары уздырыла, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән очрашу барышында республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
Татарстан дүләт автоинспекциясе “Игътибар – балалар!” операциясе барышында мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга, булмаса, җәзасын бирүгә юнәлтелгән контрольны арттыра, андый мәгариф учреждениеләренә китергән транспорт юлларының һәм юл читендәге киртәләрнең торышы, юл билгеләре һәм сызыкларының тиешенчә булу-булмавы, светофорлар эшләү-эшләмәүгә тикшерә. Болардан тыш, аеруча балигъ булмаганнар юл йөрү кагыйдәләрен үтәсен, транспорт рулендагылар юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирсен өчен профилактика чаралары уздырыла, мәгариф учреждениеләре белән берлектә, балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес, ягъни куркынычсыз тотышын ныгыту буенча чаралар оештырыла, шул максаттан өстәмә дәресләр, конкурслар уздырыла, юл кагыйдәләрен үтәүгә багышланган видеофильмнар, тематик спектакльләр күрсәтелә һ.б. Ата-ана һәм педагогларны балалар куркынычсызлыгы проблемасын хәл итүгә тарту өчен, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укытучыларның август конференцияләрендә, уку елы башында ата-аналар җыелышларында катнаша.
Бүгенге брифингта катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров сүзләренчә, республикада булган 1441 мәктәп һәм гимназиядә барлыгы 1478 яшь автоинспекторлар отрядлары оештырылган һәм аларга 18 меңнән күбрәк 10-14 яшьлек укучы җәлеп ителгән. Укучылар ЮХИДИ идарәсе үткәрә торган ярышларда, конкурсларда катнаша. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге “почмаклары” яңартыла, башлангыч класс балалары өчен “Мине мәктәпкә китергән куркынычсыз юл” дигән буклетлар, ата-аналарга һәм укучыларга мөрәҗәгатьләр бастырып таратыла һ.б. Юл һәлакәтләре олыларның балалар иминлегенә бармак аша каравыннан, ваемсызлыгыннан килеп чыга, дип, министр урынбасары моны укытучылар һәм ата-аналар игътибары җитмәвеннән күрүен белдерә. “Киләчәктә мәгариф учреждениеләре янындагы юл кичүләрендә дә видеокамералар урнаштырылыр дигән өмет бар: юллардагы хәлне белгәнгә, аларга ихтыяҗ зур”, - дигән фикердә министр урынбасары.
Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләреннән тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгы янгын һәм электр куркынычсызлыгы, наркотикларга каршы тору буенча да республикадагы министрлыклар һәм ведомстволарга караган учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә эшли, шулай да, һәрьяктан балаларга өлкәннәрнең ярдәме сорала, дип басым ясап әйтә А.Зиннуров.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз