Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән

2010 елның 17 августы, сишәмбе
Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны 100 меңгә 15,5не тәшкил иткән. Республикада чирләү очраклары киң таралган территорияләр булып Түбән Кама, Азнакай, Чистай районнары һәм Казан шәһәре санала. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов катнашында үткән брифингта билгеле булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International