Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау ведомстволарына "кайнар" нокталарда катнашкан хезмәткәрләре белән эш итүгә аеруча игътибар бирүне йөкләде.
"Барысына да тиешле социаль-психология ярдәме, башка реабилитация чаралары күрсәтелергә тиешле, бу хәрби хәрәкәтләр зоналарыннан кайтканнарга граждан тормышына ияләшергә ярдәм итәчәк", - дип билгеләде ТР Президенты.
Боерыкның сәбәбе - 2016 елның 15 арелендә Казанның Идел буе районының Тынычлык бистәсендә булган гадәттән тыш хәл. "Динамо" спорт базасындагы тәртипсез ату нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Хокук саклау органнары фикеренчә, бу вакыйгада гаепле кеше - Чечня сугышында катнашкан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сергей Иванов.