Тантаналы митингтан соң Илдар Халиков күпфатирлы торак йортта Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен сатып алынган фатирларны карады. Бу йортта ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында сугыш ветераннары өчен барлыгы 7 фатир сатып алынган. Горький урамында урнашкан торак йорттагы 15 фатирның 10 сы – бер, 5 се – ике бүлмәле.
Премьер-министр шулай ук шәһәрдәге истәлекле урыннарның берсен – 1968 елда ачылган Нефть музеен карады. Музейның 600 квадрат метр мәйданны биләгән дүрт залында Татарстанда нефть ятмаларын эзләү, разведка ясау һәм ачу турында 1 меңнән артык экспонат урын алган. Татар нефтенең 60 еллыгы алдыннан музейда “Татнефть” ААҖ бүлекчәсе – “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе тарихына багышланган экспозиция ачылган. Музей ачылганнан бирле биредә 550 меңнән артык кеше булган.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.