Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанга Сингапурдан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле”

2010 елның 20 августы, җомга
Татарстанга Сингапурдан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.

Очрашу Түбән Камада республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе (анда Сингапур делегациясе вәкилләре дә катнашты) төгәлләнгәннән соң узды.

Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстан 2007 елның җәендә Сингапурның остаз-министры Ли Кван Юның республикага визит ясавы белән горурлана. Алга таба бу Татарстан һәм Сингапур мөнәсәбәтләрен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирде, дип саный ТР Президенты.

Бүген республика Сингапур белән күп кенә юнәлешләрдә, икътисад, фән һәм мәгариф, төзелеш өлкәләрендә хезмәттәшлек итә.

Әлегә Россия һәм Татарстанның мөмкинлекләре Сингапурның эшлекле даирәләренә аз билгеле, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, быелның 26-28 сентябрендә Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы икътисади потенциалының махсус презентациясен үткәрү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Интернешнл Интерпрайс Сингапур» компаниясенең Сингапур икътисады үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә күп кенә илләр әлеге компаниянең тәҗрибәсен файдалана ала.

Мәгарифкә бәйле мәсьәләләр күп кенә илләрнең икътисадын алга таба үстерү күлегеннән төп урынны биләде һәм биләячәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстан бүгенге көндә белем бирү тармагын модернизацияләүгә карата кызыксыну белдерә. Сингапур белән партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында бу элемтәләр һәм хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр билгели.

Үз чиратында, «Интернешнл Интерпрайс Сингапур» компаниясенең башкаручы директоры урынбасары Ю Сун Пей Татарстанда җылы кабул иткәннәре өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, компания мәгариф өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә яңа этап ачты.

Мисал өчен, кичә ТР Мәгариф министрлыгы белән дүрт документ имзаланды. Аерым алганда, бу кайбер кулланмаларны рус теленә тәрҗемә итү, белем бирү тренинглары оештыру, белем бирү учреждениеләрендә ИТ-технологияләр тәҗрибәсен өйрәнү һәм башкалар. Моннан тыш, Татарстан һәм Сингапур арасында студентлар алмашуны җайга салу күздә тотыла.

Үз якларыннан, Сингапур коллегалары шулай ук 2013 елда Казанда җәйге Универсиаданы оештыру һәм әзерләү, мәгълүмати коммуникация технологияләре куллануда тәҗрибә уртаклашу һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек вариантларын тәкъдим итте.
Сингапур бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International