Без Словения компанияләренең Россиядә эшләү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлап алуларын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкчелегендәге Словения Республикасы делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия-Словения багланышлары кысаларында Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлеккә Татарстан Республикасында зур игътибар бирәләр. Төбәк дәрәҗәсендә без үзара файдалы эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм күрсәтергә әзер, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
«Без сезнең ил белән актив хезмәттәшлек итәбез. Делегацияләр алмашабыз, Словения компанияләре Татарстанда уздырылучы форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашалар, ә сезнең ил фирмалары безнең сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен җайланмалар китереп торалар. Моннан тыш, безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү гамәлдә, Казанда Словения виза үзәге эшли», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан белән Словения арасындагы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик зур, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Әмма алар әлегә тулысынча файдаланылмый.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән Рөстәм Миңнеханов машина төзелешен, автомобильләр төзелешен һәм автокомпонентлар җитештерүне, Словениягә Татарстан нефть химиясе комплексы продукциясен китереп торуны, мәгълүматлаштыру, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлекне һәм башкаларны атады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына республиканың социаль-икътисадый хәле турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада эре масштаблы инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шулардан: Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры – ИнноКам, Свияжск региональара мультимодаль логистика үзәге, «Мәскәү - Казан» тизйөрешле тимер юл магистрален төзү һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры.
«Икътисадта кайбер кризис күренешләренә карамастан, Россия базары үсүен дәвам итә. Без Россия-Словения багланышлары кысаларында үзара файдалы хезмәттәшлеккә һәм Татарстан белән Словения арасындагы багланышларга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кабул итү өчен рәхмәт белдереп, Здравко Почивалшек билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән төбәкләреннән берсе. Безнең ил сезнең республикада хезмәттәшлекне киңәйтү ягында, диде министр. Ул Татарстан бизнесын Словениягә чакырды һәм үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру буенча перспектив юнәлешләрне атады.
Журналистларга интервьюсында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Словения арасындагы товар әйләнеше күләме әлегә җитәрлек түгел.
«Бүген без бу вәзгыятьне үзгәртүгә көч куябыз. Безгә берничә проектны гамәлгә ашыру һәм безнең мөмкинлекләрне күрсәтү мөһим. Безнең Словения белән үзара мөнәсәбәтләребез бик яхшы», - диде ул.