Илдар Халиков Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубы вәкилләре белән очрашты

2010 елның 24 августы, сишәмбе
Казанда Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубының вәкиллеге ачылырга мөмкин. Бу халыкара оешма президенты, баш башкаручы директоры Тельман Алиев бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, бу Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм ныгытырга тагын да зуррак этәргеч бирәчәк.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан Премьер-министр урынбасары –ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов һ.б., Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубы ягыннан аның идарә әгъзасы, Каспий-Ауропа агросәнәгать клубы вице-президенты, “Азерсун Холдинг”ның импорт буенча директоры Юсиф Абдуллаев, холдингның Мәскәүдәге офисы вәкиле Мехмәт Җан катнашты.
Каспий-Кара диңгез төбәге илләре территориясендә эшчәнлек алып баручы компанияләрне берләштергән Каспий-Ауропа интеграция эшлекле Клубына (CEIBC) эре нефть -газ компанияләре ярдәме белән 2002 елда нигез салынган иде. Аны төзүгә 1994 елда Әзербәйҗанның ул чактагы лидеры Гейдар Алиев җитәкчелегендә эре нефть компанияләре белән имзаланган халыкара килешү этәргеч бирә. CEIBC оешуда шулай ук Каспий буе дәүләтләре – Казахстан, Россия һәм Әзербәйҗан җитәкчеләренең Каспий төбе чикләрен билгеләү турындагы килешүне имзалау турындагы карары зур роль уйнаган. Башта аңа нефть клубы буларак нигез салынса да, 2003 елда ул Каспий интеграция эшлекле клубы итеп үзгәртелә. Ә агымдагы елның мартыннан Еврокомиссия тарафыннан рәсми статус алып, Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубына әйләнә. Оешманың штаб-фатиры Баку шәһәрендә урнашкан. Ә клубның мактаулы рәисе вазифасын 2002 елдан бирле Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев башкара.
Тельман Алиев белдерүенчә, Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубының төп максаты икътисади, сәяси, энергетика, таможня, салым, әйләнә-тирә мохитне саклау кебек мәсьәләләрдә уртак программаларны эшләү өчен шартлар булдыру, төбәкләрдә төрле мәгълүмат проектларын гамәлгә ашыру. “Нефтьтән алынган керемне кече бизнесны үстерүгә, инновацион технологияләр төзүгә ярдәм итүче тармакларны модернизацияләүгә, технологик проектларны этәрүгә юнәлдерү мөһим. Клубны аерып торучы төп үзенчәлек - аның әгъзалары арасында яңа предприятиеләр төзелешенә инвестицияләр салырга әзер булган эре инвесторларның күп булуы”, -ди президент. Моннан тыш, клуб составында бүген төрле тармакларга - агросәнәгать, мәгълүмат технологияләре, транспорт, коммуникация һ.б. караган берлекләр эшләп килә. Бүген клубның әгъзалары булган компания-оешмалар саны 500 дән артык. Бүгенге очрашуда кунакларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләгән Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков Татарстан белән Әзербәйҗанны икътисади хезмәттәшлек кенә түгел, мәдәни һәм сәяси багланышлар да якынайтуын искәртте. Премьер-министр Каспий-Ауропа интеграция эшлекле клубы вәкилләренең игътибарын тагын бер кат Татарстанның динамик үсешенә, бездә гамәлгә ашырылучы масштаблы заманча проектларга юнәлтте. Октябрь аенда беренче чираты файдалануга тапшырылачак ТАНЕКО комплексы шуларның берсе. Илдар Халиков башка илләрдәге партнерлар белән хезмәттәшлектә тормышка ашырылучы уртак проектларга да тукталды. “Татарстанны Каспий-Ауропа интеграция клубына кергән күп кенә илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Бу мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту республика өчен бик мөһим. Без нефть чыгару, нефть химиясе тармакларында гына түгел, машина төзелеше, авиатөзелеш һ.б. тармаклар буенча да хезмәттәшлеккә ачык. “Алабуга” МИЗ, “Идея” технопаркы, Кама “Мастер” индустриаль паркы, “Химград” кебек яңа проектлар кысаларында да хезмәттәшлекне җәелдерергә телибез”, -ди Премьер-министр. Хөкүмәт рәисе интеграция клубы вәкилләренең Татарстанга бу сәфәре нәтиҗәле һәм ике як өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калды, республика Хөкүмәтенең хезмәттәшлек буенча алга куелган бурычларны хәл иткәндә ярдәмгә әзер булуын җиткерде. Аның инануынча, бу танышу сәфәре генә булып калмас, визит йомгаклары буенча имзаланган беркетмәдә конкрет идеяләр, тәкъдимнәр дә урын алыр. Илдар Халиков сәфәр яңа мөнәсәбәтләргә старт бирсен, дигән теләктә калды.
ТР Премьер-министры клубның шәрәфле әгъзасы булды. Аңа бүгенге очрашуда моны раслаган сертификат тапшырылды.

Каспий-Ауропа интеграция клубы составында хезмәттәшлеккә килгәндә, аның президенты Тельман Алиев белдергәнчә, Татарстанга сәфәр барышында алар клуб әгъзалары булган компанияләрнең безнең технопарк, технополисларда катнашу мөмкинлеген өйрәнәчәк. “Татарстанда эшләргә әзер булучы компанияләр исемлеге шактый зур. Татарстаннан да бу клубта республиканы тәкъдим итәргә сәләтле компанияләрне күрергә телибез”, ди ул. Клуб президенты Татарстан компанияләрен электрон портал аша нефть- газ биржасында түләүсез катнашырга чакырды. Интеграция клубы кысаларында 3 дистәгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы да эшләп килә икән. Араларында Интернет порталлар, басма мәгълүмат чаралары бар. Ел ахырына кадәр аларның берсендә Татарстан турында махсус чыгарылыш урын алачак. Тельман Алиев сүзләренә караганда, анда республиканың икътисади күрсәткечләре, икътисади проектларда катнашу мөмкинлеге киң яктыртылачак. “Планлаштырылган юнәлешләрнең барысына да Казанда клубның вәкиллеген булдыру яңа этәргеч бирер иде”, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International