Австриядә Казан авиапредприятиесендә композит материаллар җитештерүгә кагылышлы ниятләр беркетмәсе имзаланды

2010 елның 24 августы, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриядә эш сәфәрендә. Республика башлыгы визит барышында “Фишер”композит” АГ компаниясе предприятиеләре белән танышты, Казан авиапредприятиесендә композит материаллар җитештерүгә кагылышлы ниятләр беркетмәсен имзалау тантанасында катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Аннан аңлашылганча, композит материаллар производствосы “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ территориясендә оештырылачак. Беркетмәне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров һәм “Аэрокомпозит” ЯАҖ генераль директоры Анатолий Гайданский, “Фишер” композит АГ” компаниясеннән Уолтер Штефан имзалаган.

Ике атна элек, 10 августта, Казанда “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән күргәзмә кысаларында ТР Хөкүмәте, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ һәм “Аэрокомпозит” ЯАҖ арасында Казан предприятиесендә композит конструкцияләр производствосын җайга салуга кагылышлы Килешү имзаланган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International