Татарстанда составында психоактив матдәләр булган катнашмалар белән сату итүче 78 сәүдә ноктасы барлыгы ачыкланган

2010 елның 25 августы, чәршәмбе
Республикада бүгенге көндә аңны томалаучы психотроп, сәүдә нокталарында чәчәкләр өчен ашлама, бөҗәкләрдән саклану препаратлары, ваннада юыну өчен тозлар, химия рәвешендә сатыла торган матдәләрне тарату һәм куллануга каршы эш алып бару нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел. Бүген ТР Министрлар Кабинетының ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узган Президиум утырышында шундый нәтиҗә чыгарылды. “Бу өлкәдә вәзгыять бик авыр. Татарстанда мондый матдәләр сатылырга тиеш түгел. Проблеманы болай гына хәл итеп булмый”, - дип ул, наркотикларга каршы эшләүче республика программасын кабул итү зарурлыгын белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырылган Президиум утырышында Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республикадагы идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов чыгыш ясады. Һәр ведомство әлеге проблеманы ни дәрәҗәдә хәл итә алуын күрсәтте. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов фикеренчә, әлеге оешмаларның берсе дә карарларны тиз арада кабул итми. Ә муниципалитетларда, гомумән, проблемага бармак аша карыйлар.

Билгеле булганча, агымдагы елның апрель аенда Татарстан территориясендә составында психоактив матдәләр булган, әмма Россия Федерациясендә контроль астында булган наркотик матдәләр исемлегенә кермәгән катнашмалар тарала башлады. Бу матдәләр, нигездә, сәүдә нокталары, киосклар, автоматлар һәм Интернет аша сатып алына. Әмма чәчәкләр өчен ашлама, бөҗәкләрдән саклану препаратлары, ваннада юыну өчен тозлар, химия рәвешендә сатыла торган матдәләрнең 3 граммы мең сумга җитә.

Соңгы вакытта бу матдәләрне кулланганнан соң медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Агымдагы елның 10 августына барлыгы 148 кеше мөрәҗәгать иткән. Мондый мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Яр Чаллыга туры килә (84 очрак), аннан соң – Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре. Шуларның 118ен хастаханәгә салырга туры килгән. ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдергәнчә, бу матдәләрне кулланып агуланудан соң кешене тернәкләндерү бик катлаулы һәм бик кыйммәткә төшә. Кешенең үзенә килгән зыянны исә финанслар белән генә бәяләү мөмкин түгел.

Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан составында психоактив матдәләр булган катнашмалар белән сату итүче 78 сәүдә ноктасы барлыгы ачыкланган. Исемлекнең башында Казан, анда 41 җирдә миңгерәйткеч матдәне сатып алырга мөмкин. Аннан сон исемлекне Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт дәвам итә. Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин сүзләренчә, бу матдәләрнең бәясе кулай булу аркасында кулланучылар да арта.

Сәүдә нокталарына рейдлар вакытында 9 меңнән артык төргәк сатудан алынган. Казанның үзәк элемтә бүлегендә Кытайдан килгән бер килограмм метинол салынган төргәк кулга төшерелгән. “Семерочка” һәм “24 час” кибетләрендәге ике терминалның эше туктатылган. Мондый психотроп матдәләр Кытайдан гына түгел, Идел буе республикаларыннан да килә.

РФ Хөкүмәтенең 29 нчы июльдәге карары белән, көнкүреш химиясендә еш очрый торган, мефедрон һәм метилон кебек психоактив матдәләр РФдә тыелган наркотик матдәләр һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелде. Әлеге карар 12 августка гамәлгә керү белән, республика хокук саклау органнары тарафыннан мефедрон һәм метилонны сатуда тотылган затларга карата 8 җинаять эше кузгатылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International