Владимир Путин Татарстан Республикасы Арбитраж судының Казанда яңа бинасын карады

2016 елның 22 апреле, җомга

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын карады.

Владимир Путинны РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков һәм башкалар озата йөрде.

 ТР Арбитраж судының яңа бинасын Казанда Яңа Комлы урамында 2013 елда төзи башладылар.

ТР Арбитраж судының рәисе Николай Новиков кунакларга яңа бинаны күрсәтте һәм ведомство эшчәнлеге турында сөйләде, гомуми зонаны, суд залларын, башка эш бүлмәләрен күрсәтте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, суд залларында заманча җиһазлар урнаштырылган, бу суд утырышларын видеоконференцэлемтә һәм видео-язмаларны файдаланып уздырырга мөмкинлек бирә. 

Россия Президенты шулай ук гаризмаларны кабул итү терминалы эше белән танышты.

Владимир Путинга яңа бинаның заман таләпләренә җавап биргәне һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә шартлар булганы турында хәбәр иттеләр.  

РФ Президенты, үз чиратында, билгеләгәнчә, Арбитраж судының төп бурычы - законлылыкны үтәү һәм гадел карарлар кабул итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International