Татарстан Республикасында 2016 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 830 объектның 502сендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, быел капремонт программасында 41 муниципаль районда 830 объект катнаша (Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре).
Барлык районнарда да подряд оешмалары квалификацион сайлап алынган, дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Программаны финанслау күләме – 4,7 млрд. сум.
2016 елда 147 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, диде Ирек Фәйзуллин. Шулардан: 80 гомуми белем мәктәбе, 15 коррекцион мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә балалар оешмасы. 2016 елның 22 апреленә эшләр 147 объектта алып барыла. Эшләрнең гомуми үтәлеш күләме – 60%.
Ирек Фәйзуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасының барышы турында да сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшне җитди тикшереп торырга кушты. Ветераннарның берсе дә хакимият тарафыннан игътибарсыз калырга тиеш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры балаларны савыктыру лагерьларына капремонт программасы турында мәгълүмат бирде.
2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, 2 балаларны савыктыру лагерьларе төзү һәм 1сенә реконструкция ясау планлаштырыла. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган. Әлмәт һәм Мөслим районнары бу программа буенча эшләрен тәмамлаганнар да инде.
2016 елда 8 һөнәр белеме оешмасына капиталь ремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме – 671,16 млн. сум. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасы кысаларында 2016 елда 27 объектка ремонт ясарга җыеналар. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган. Программаны финанслау күләме – 98,5 млн. сум.
Муниципаль берәмлекләр җирлекләре советлары биналарына капремонт программасы кысаларында 78 җирлек советы бинасында эшләр алып бару планлаштырыла. Программаны финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 22 апрельгә эшләр 76 объектта башланган.
2016 елда муниципаль районнарда 268,2 км су үткәрү челтәре төзү; 43 артезиан скважинасы бораулау; 45 су җыю манарасы кору каралган. Эшкә Азнакай, Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Спас һәм Ютазы районнары керешкән.
2016 елда авылларда яктыртуны торгызу программасы буенча 10 мең 300 светодиод яктырткыч, 437 электрэнергиясен исәпкә алу щиты кую, 382 км электрүткәргеч линия монтажлау каралган.
«Парклар һәм скверлар» программасы буенча исемлеккә 36 муниципаль районда 43 объект кертелгән. 2016 елда су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча 20 муниципаль районда 21 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр 12 районда алып барыла – Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас, Теләче районнарында.