Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Актанышның юбилее – бөтен республика өчен зур бәйрәм”
2010 елның 26 августы, пәнҗешәмбе
Татарстанның Актаныш районын табигатенең гүзәллеге генә түгел, халкының рухи матурлыгы да аерып тора. Бүген Актаныш авылының – 300, районның 80 еллыгын бәйрәм итәргә килгән һәркем шул фикерне белдерде.
Районда яшәүчеләр һәм кунаклар алдында ясаган чыгышында, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылы һәм район хакында җентекләп сөйләде. Муниципаль берәмлекнең казанышлары хакында сөйләгәндә, ул барлык җиңүләр һәм яхшы нәтиҗәләргә райондагы хезмәт сөючән халыкның тырышлыгы белән ирешелә, дип ассызыклады.
Энгель Фәттахов үз чыгышында районның горурлыгы булган шәхесләрне искә алып үтте. Һичшиксез, аларның иң күренеклесе – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.
Район башлыгы актанышлыларны юбилей белән котлап, аларга сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.
Республика Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән районда яшәүчеләрне тәбрикләде. “Актаныш авылы һәм районның юбилее – актанышлылар өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә зур бәйрәм”, - дип ассызыклады ул. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Актаныш районын аның бернигә дә карамастан татар халкының бөек традицияләрен саклавы һәм аларны буыннан-буынга тапшыруы да башкалардан аерып тора.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә котлау телеграммасы юллады. Аерым алганда, анда ул хезмәт сөючәнлекләре һәм үз дигәнендә нык торулары өчен актанышлыларга рәхмәт белдерә.
Бүген актанышлылар республика җитәкчелеге исеменнән яңа автобус ачкычлары алды. Аларны район башлыгына Илдар Халиков тапшырды. Үз эшчәнлекләре өлкәсендә аеруча зур уңышка ирешкән актанышлылар дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Үз чиратында, Энгель Фәттахов ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдиновка “Актаныш районының мактаулы гражданины” дигән исем бирү турында карар кабул ителүе хакында хәбәр итте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз