Бүген Премьер-министр Илдар Халиков рәиселегендә ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының яңартылган составта беренче утырышы узды.
Бу утырышның бераз тәнәфестән соң узуы сәбәпле, көн тәртибенә шактый мәсьәләләр тупланган иде. Аларның бер өлеше “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” конкурсы җиңүчеләре булган проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле иде. Попечительләр советы әгъзалары караган 4 проектның 3 се расланды. Үсеш перспективалары булмаганга, бер проектны туктату турында карар кабул ителде. Югары ультратавыш визуализацияле булган медицина җиһазлары җитештерүне күздә тоткан проект бүген Казан дәүләт технология университеты һәм Республика клиник хастаханәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Проект “Старт-1” номинациясендә беренче этапны тәмамлап, хәзер “Старт-2” этабына кергән.
Полиэтилентерефталат (ПЭТ) материалыннан әрҗәләр ясау өчен кирәкле автомат-станок эшләүгә кагылышлы проектка килгәндә, ул да “Старт-2” этабына кергән. Әлеге проект буенча пластик савытлар җитештерүче автомат-станокка нигезләнеп минераль һәм эчә торган су тутыру буенча мини-завод төзелеше күзалланыла. Мини-заводның өстенлеге анда җитештерүнең тулы циклы – савыт җитештерү, аны сыек продукт белән тутыру,әзер продукцияне төргәкләү урын алуында. Интеллектуаль электромодель нигезендә электр-энергетика челтәрләрен мониторинглау һәм диагностикалау технологияләрен эшләүгә кагылышлы проектка килгәндә, аның буенча интеллектуаль электр модемының сәнәгать үрнәге эшләнгән. Бу система киләчәктә электр тапшыргыч линияләрендә (6-10 кВ) зыян күргән, кыска ялганыш булган, өзелгән урыннарны автоматик рәвештә табуга хезмәт итәчәк. Бу системаны йорт челтәрләрендә дә файдаланып булачак.
Попечительләр советы рәисе Илдар Халиков ассызыклаганча, алга таба да “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея” конкурсы һәм “Идея-1000” инновацияле проектлар программасында катнашу өстенлекле юнәлеш булып кала. Аның белдерүенчә, инновацияле проектларны сайлап алу комиссиясе тикшергәндә үк аларны коммерциализацияләү мөмкинлекләренә, икътисади нәтиҗәлелегенә төп игътибар бирелергә тиеш. Илдар Халиков мондый проектларның авыл районнары икътисадын диверсификацияләүдә, биредә яңа производстволар булдыруда зур роль уйнавын искәртте.
Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм программаларына кагылышлы проблемалар Попечительләр советы утырышына чыгарылган мәсьәләләрнең икенче блогын тәшкил итте. Утырыштан соң Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов журналистларга белдергәнчә, Гарантия фонды һәм процент ставкаларын компенсацияләүгә кагылышлы ярдәм программаларына кайбер үзгәрешләр кертү хакында килешенгән. Бу хакта бүген яңгыраган тәкъдимнәр, фонд тарафыннан тагын бер кат өйрәнелеп һәм эшкәртелеп, мәсьәлә Попечительләр советының киләсе утырышына чыгарылачак.
Билгеле булганча, Попечительләр советының элекке рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты вазифасына керешкәннән соң, хәзер Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советын Премьер-министр Илдар Халиков җитәкли. Советның яңартылган составына 2 бәйсез эксперт та кертелгән. Алар “Россия венчур компаниясе” генераль директоры Владимир Агамирзян һәм “DFJ ВТБ Аврора” фонды идарәче директоры Александр Джонсон.