ТР Президентына Интернетның тагын да яңарак буыны презентацияләнде

2010 елның 30 августы, дүшәмбе
Татарстанга үткәргечсез Интернетның тагын да яңарак буыны - 4G килде. Бүген, Республика көнендә, башкаланың Меңьеллык мәйданында Yota компаниясе вәкилләре 4G ның мөмкинлекләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләде. Презентация тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре катнашты.

Yota - Mobile WiMAX технологиясе буенча эшләүче үткәргечсез Интернетның Россиядәге беренче челтәре. Яңа буын Интернетын бүген Татарстан башкаласында эшләтеп җибәрү - Россиянең телекоммуникацияләр тармагында мөһим вакыйга. Ул элемтә һәм телекоммуникацияләр өлкәләренә инновацияләр килүен, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәләте һәм югары технологик үсеше турында сөйләүче факт. Яңа челтәрнең мөмкинлекләре Кремль диварлары янындагы гөмбәзле чатырда демонстрацияләнде.

Татарстанны 4G стандартын сынау мәйданы итү хакында карар быелның май аенда республика башлыгы РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашканнан соң кабул ителә. “13 майда РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында яңа проектлар гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Шул вакытта без Yota җитәкчелеге белән бергә, аны Татарстанда сынау һәм Республика көнендә эшләтеп җибәрү хакында килештек. Ике ай эчендә ул тормышка да ашты. Мондый заманча системалардан башка республиканың алга таба үсеше мөмкин түгел. Хәзер төп бурыч - 4G челтәрен бөтен республика территориясенә җәелдерү”, -дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның бу төр хезмәтләрне актив кулланучы булачагына ышаныч белдереп, республика алга таба да яңа идеяләр сынала торган тәҗрибә мәйданы булыр, дигән ышанычын җиткерде.

ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никофоров һәм Yota вәкилләре бүгенге тәкъдим итү тантанасында заманча технологияләрнең көндәлек тормышыбызны ни рәвешле үзгәртергә сәләтле булуын ачып бирде. Бәйрәм уза торган кайбер мәйданнар белән 4G челтәре аша элемтә урнаштырылган иде. Шул мәйданнарда ноутбук белән эшләгән мобиль хәбәрчеләр ноутбуктагы камера һәм 4G модем ярдәмендә ул мәйданнардагы тулы картинаны презентация урынына реаль вакытта җиткереп барды.

Николай Никифоров аңлатканча, 4G стандарты үткәргечле Интернеттан аермалы буларак, бер үк вакытта күп сандагы сурәтләр тапшырырга сәләтле. Министр “Электрон Татарстан” проекты нигезендә бу яңа технологияне республикада ни рәвешле файдаланып булачагын демонстрацияләде. Аның аңлатуынча, яңа технология ашыгыч хезмәтләр эшчәнлеген сизелерлек җиңеләйтәчәк. Мәсәлән, аның ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм машиналарыннан ноутбук аша ашыгыч мәгълүматларны тиз арада һәм югары төгәллектәге сурәтләр белән тиешле үзәккә җибәреп булачак. Аны шулай ук автомобильләр хәрәкәтен контрольдә тотучы видеофиксация җиһазларында да файдаланып булачак. Моннан тыш, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә яңа технологияне куллану бик перспективалы санала. Хәзер “Электрон мәгариф” программасы кысаларында укытучылар ноутбуклар белән эшләячәк. Алар читтән торып кына шушы технология аша укучының электрон көндәлегенә билге куя ала, дәрес өйрәтә ала. Киләчәктә табиблар авыру янына өенә ноутбуклар белән барачак һәм шуннан гына базага кереп, тиешле карарлар кабул итү мөмкинлеге туачак. Николай Никифоров ассызыклаганча, боларның барысы да сәламәтлек, иминлек саклау, мәгариф һ.б. өлкәләрдә сыйфатны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. “Без бу яңа буын элемтә керүен күптәннән көттек. Ул “Электрон Татарстан” проекты кысаларында тормышка ашырылачак программаларга яңа этәргеч бирәчәк”, -ди мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Презентациядә катнашучыларга челтәрнең эшләү, аның ярдәмендә видеофайлларны карау һәм күчерү, 3D фильмнарны күчерү тизлекләре, яңа технология буенча видеоэлемтә урнаштыру мөмкинлекләре күрсәтелде.

Соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка беренче булып 4G модемы бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International