“Газпром” башлыгы Бөгелмәдә яңа спорт комплексын ачты

2010 елның 1 сентябре, чәршәмбе
Бүген Бөгелмәдә “Газпром – балаларга” программасы буенча төзелгән яңа спорт комплексы ачылды. Спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром”ның идарә рәисе Алексей Миллер катнашты.

Бөгелмәдә яңа спорт комплексы ике елдан азрак вакыт эчендә сафка баса – аны төзү эшләре 2008 елның 20 ноябрендә башлана. Комлекста 25 метр озынлыктагы йөзү бассейны, 42x24 метрлы универсаль спорт залы, аэробика белән шөгыльләнү, тренажер заллары, алты уку сыйныфы, табиб, шәфкать туташы, массаж бүлмәләре бар. Комплексның бәясе 653,7 миллион сум тәшкил итә.

Комплексны ачу тантанасында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов бүген Бөгелмәдә икеләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Беренчедән, без яңа уку елын башладык, балаларыбыз мәктәпкә китте. Икенчедән, бу көнне без “Газпром” бүләк иткән әлеге яңа бинаны ачабыз, - диде Татарстан башлыгы. – Бу комплексны без Алексей Миллерның шәхси җитәкчелегендә төзедек, төзелешнең барышы турында, Алексей Борисович, сезгә даими хәбәр итеп тордык, һәм бүген мин бирегә килүегезгә, әлеге бинаны ачу тантанасында катнашуыгызга бик тә шат”.

Республика Президенты “Газпром”ның дөньякүләм комапания булуын билгеләп үтте. “Ә мондый компанияләрнең кайсысы социаль программалар белән шөгыльләнә соң? – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. “Газпром – балаларга” программасы, башка социаль программалар әлеге компаниянең мөһим үзенчәлеге булып тора һәм мин тагын бер мәртәбә “Газпром” җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм”.

Татарстан башлыгы Бөгелмә вәкилләренең Казанда 2013 елда узачак Универсиадада катнашачакларына өмет белдерде. “Без Бөгелмә спортчыларыннан да җиңүләр көтеп калабыз, һәм бу өмет аклансын өчен сезгә 1,9 миллион сумлык сертификат тапшырабыз”, - диде республика Президенты.

Үз чиратында, Алексей Миллер “Газпром” компаниясе идарәсе һәм шәхсән үз исеменнән Бөгелмә халкын Белем көне белән котлады. “Бүген бездә дөрестән дә икеләтә бәйрәм, - диде “Газпром” башлыгы. – Бөгелмә балалары өчен бу әле яңа спорт казанышларына старт та, чөнки без бүген Россия Президенты Дмитрий Медведевның шәхси күрсәтмәсе буенча сафка бастырылган яңа күп функцияле спорт комплексын файдалануга тапшырабыз”.

“Газпром” – социаль яктан җаваплы компания, үз эшебездә без балаларның көчле һәм сәламәт булып үсүенә зур игътибар бирәбез, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Миллер яшь бөгелмәлеләргә. – Биредә сез командада эшләргә, җиңәргә өйрәнерсез, кыю, чыдам һәм көчле булып үсәрсез дип өметләнәм”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International