Бүген Казан Кремлендә 14-26 август көннәрендә Сингапурда узган беренче Яшүсмерләр Олимпия уеннарында призлы урыннарга лаек булган Татарстан спортчыларын хөрмәтләделәр. Яшь атлетлар һәм аларның тренерлары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сингапурда узган уеннарда 201 комплект бүләк уйнатылды. Россия җыелма командасы Кытай спортчыларыннан гына калышып, 49 медаль (шуларның 20 се – алтын, 17 се – көмеш, 12 се – бронза) яулады һәм гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды.
2010 елгы Уеннарда Татарстанны өч спортчы тәкъдим итте, аларның барысы да медальләргә лаек булды. Россия җыелма командасында Пермь краен һәм Татарстанны тәкъдим иткән Артем Окулов (авыр атлетика) 77 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңү яулады. Рапирачы Виктория Алексеева шәхси беренчелектә һәм команда ярышларында – көмеш, ә Светлана Липатова ирекле көрәштә бронза медальгә лаек булды.
Татарстан башлыгы Сингапурда узган Уеннарда Татарстан спортчыларының уңышлы чыгыш ясавын очраклы хәл түгел дип белдерде. “Соңгы елларда без массакүләм һәм югары казанышлар спортын үстерүгә зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Соңгы ике елда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек барышында Казанда күп кенә яңа спорт объектлары сафка басты, алар безнең яшьләребезгә хезмәт итәр дип өметләнәм”.
“Без сезнең белән горурланабыз. Яшүсмерләр Олимпия уеннарында спортчыларыбызның уңышлы чыгыш ясавында, әлбәттә, тренерларның да хезмәте зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез яшьләр өчен үрнәк булсагыз иде. Үзебезнең тарафтан исә без спортчыларыбыз дөнья күләмендә югары нәтиҗәләр күрсәтсен өчен зур тырышлык куячакбыз”.
Республика башлыгы үз чыгышында Чаллыдагы Спорт академиясен (Автошәһәрдә аның филиалы сакланып калачак) Казанга күчерү планнары хакында искәртте, ул киләсе елның 1 сентябрендә үз ишекләрен ачачак. ТР Президентының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанга федераль дәрәҗәдә үстерү өчен нинди спорт төрләре беркетеләчәге һәм академия базасында Россия җыелма командаларын әзерләү хакында фикер алышына.
Уеннарның призерлары һәм аларның тренерлары үзләренең җавап чыгышында республика җитәкчелеге адресына турнирга әзерлек барышында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Казан Олимпия резервы училищесы директоры Мансур Мифтахов Татарстан башлыгыннан 2013 елгы Универсиада авылыннан 100 урын бүлеп бирүне сорады. ТР Президенты әлеге үтенечне канәгатьләндерергә вәгъдә бирде.
Рөстәм Миңнеханов спортчылар һәм тренерларга Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Искәртеп узабыз, элегрәк Яшүсмерләр Олимпия уеннарының барлык призерларына “спорт мастеры” исеме һәм РФ Президенты стипендиясе биреләчәге хакында хәбәр ителгән иде. Моннан тыш, ТР Хөкүмәте карары нигезендә Татарстан спортчыларына 1, 2 һәм 3 нче урынга лаек булган өчен 825, 500 һәм 325 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
Светлана Липатованың тренерлары Сергей Дружков һәм Илдар Шәймәрдановка Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Олимпия резервы училищесы директоры Мансур Мифтахов, Казанның Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәшит Әхмәдуллин һәм Окуловның тренеры Николай Колесников ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.