Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә онкополиклиника ачу тантанасында катнашты

2010 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән “Татнефть” ААҖнең 60 еллыгы бәйрәмендә булды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансеры филиалын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында ачылган бу поликлиника “Татнефть”нең зур бүләге. Хәзер пациентлар Казанга бармыйча, нәкъ биредә үз вакытында квалифкацияле ярдәм алачак. “Ә табибларның һөнәри осталыкларында шикләнмибез”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул поликлиникага “Fiat Ducato” микроавтобусы ачкычын бүләк итте.
Россиянең баш онкологы Валерий Чисов яңа хастаханә сокланырлык дип белдерде. Ул аны “без Россия буенча ачарга хыялланган”ның үрнәге дип атады. “Минем Татарстанга һәр сәфәрем чираттагы чор вакыйгасы белән шаккаттыра”, - диде В.Чисов. Сүз онкодиспансер бинасы төзелеше, онкология учреждениеләрен бердәм үзәккә консолидацияләү һәм бүгенге вакыйга турында барды. Моннан тыш, Казанда позитрон-эмиссион үзәк төзелеше тәмамлана.
В.Чисов сүзләренчә, Республика онкодиспансерына округ статусы бирү киләсе адым булып тора, моның өчен биредә кадрлар, җиһазлар һәм теләк бар.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбубакиров филиал ачылу белән әлмәтлеләрнең һәм якын тирәдә яшәүчеләрнең хыяллары чынга ашты диде. Ул яңа поликлиника күп гомерләрне саклап калырга ярдәм итәр һәм кешеләрнең гомерен озынайтуга өлеш кертәчәк, дип ышаныч белдерде. Район башлыгы республика җитәкчелеге һәм “Татнефть” ААҖнә рәхмәт белдерде, шул исәптә яңа поликлиникада эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә дә. Шәһәрдә аларга 6 фатир билгеләнгән, биредә район башлыгы ачкычларны тапшырды.
Татарстанда онкология юнәлешендә өченче булган яңа поликлиника (икесе Казанда) Әлмәт үзәк район хастаханәсенең төзекләндерелгән корпусларының берсендә урнашкан. Ул Татарстанның 638 мең кеше яшәгән 9 районына хезмәт күрсәтәчәк.
Өч катлы бинада “Татнефть” финанс ярдәме белән (84 миллион сум) капиталь ремонт үткәрелгән. Проектның заказчылары – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән “Татнефть” һәм Әлмәт муниципаль районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International