ТР Хөкүмәте һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында мөһим килешү төзелде

2010 елның 10 сентябре, җомга
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Хөкүмәте һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы арасында мөһим килешү имзанды.

Әлеге документта Татарстан территориясен һәм аның халкын табигать бәла-казаларыннан һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, аларның нәтиҗәләрен бетерү, муниципальара һәм төбәкара характердагы һәлакәтләрдән коткару һ.б. кичектергесез эшләр оештыру һәм үткәрү буенча бер-берсенә үзләренең вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны өлешчә тапшыру турында сүз бара. Анда, шулай ук, дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте көчләре белән янгыннар сүндерү, гражданнар оборонасы буенча муниципальара һәм төбәкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру, республика территориясендәге сулыкларда кешеләрне эзләү һәм коткару эшләрен башкару турында да әйтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министры, армия генералы Сергей Шойгу тарафыннан имзаланган әлеге килешү 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International