Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме - кече һәм урта бизнес базасында яңа югары технологияле производстволар барлыкка килүгә юл ачу”
2010 елның 13 сентябре, дүшәмбе
“Кече бизнес. Финанслау һәм дәүләт ярдәме”. Бүген Казанда “ОПОРА РОССИИ” кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү гомумроссия җәмгыяте белән “ОПОРА-КРЕДИТ” медиахолдингы оештырган конференция әнә шулай атала. ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы булышлыгында уздырылучы бу чараның максаты – эшмәкәрләрне гамәлдәге дәүләт ярдәме механизмнары, аларны финанслау өчен каралган инструментлар белән якыннан таныштыру. IT–паркта видеоэлемтә режимында оештырылган конференцияне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, “ОПОРА РОССИИ” президенты, Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Борисов һ.б. катнашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында эшмәкәрлек проблемаларына багышлап уздырылучы мондый масштаблы чарага зур өметләр баглануын җиткерде. Аның белдерүенчә, бүгенге шартларда кече һәм урта бизнесның үсешен дәүләтнең административ һәм финанс ярдәменнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. “Республикада бүген эшмәкәрлек үсеше өчен уңайлы инфраструктура булдырылган, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Иң мөһиме - финанслау, кече һәм урта бизнес базасында яңа югары технологияле заманча производстволар барлыкка килүгә юл ачу”, -дип ассызыклады республика башлыгы. Президент искәртүенчә, көндәшлеккә сәләтле булу, продукцияне сату буенча базарлар яулау өчен яңа технологияләр һәм җиһазлар кирәк. Соңгы елларда республикада инновацияле бизнес үсеше өчен күп мәйданнар төзелде. “Аларның нәтиҗәлелеге, перспективасы җитди финаслар салуга, шулай ук модернизациягә бәйле”, -ди ул. Аның искәртүенчә, җитди партнерлык мөнәсәбәтләре, дәүләт программалары булу да кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш перспективаларын билгеләүче төп факторлар. Бүген республикада кече һәм урта эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме буенча төрле формалар сынала. Президент белдерүенчә, бу юнәлештә заманча проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан алга таба да тәҗрибә мәйданы булып калачак.
Алдынгы илләрдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулай төбәк продуктындагы өлеше 50-60 процентка җитә. Бүген республикада аның күләме 24 процент кына. Киләчәктә бу өлешне 30 процентка җиткерү бурычы куелган. Ил һәм республика күләмендә эшмәкәрлеккә ярдәм буенча алып барылучы дәүләт сәясәте шушы максатка да хезмәт итә. Президент кече һәм урта эшмәкәрлекнең яңа эш урыннары булдыру ягыннан да мөһим ролен ассызыклап, конференция эшендә уңышлар теләде. Эшмәкәрләрне, муниципалитетлар вәкилләрен бу җыенда активлык күрсәтергә, үзләрендәге уңай тәҗрибә белән уртаклашырга, көнүзәк проблемаларны куярга чакырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз