Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан һәм Федераль балыкчылык агентлыгы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды
2010 елның 14 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Федераль балыкчылык агентлыгы арасында “2009-2014 елларда балык хуҗалыгы комплексының ресурс потенциалын файдалану һәм үстерүдә нәтиҗәлелекне арттыру” дигән Федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.
Килешү нигезендә Татарстанның Балык Бистәсе районында стационар һәм йөзмә балык заводларын үз эченә алган чөгә балыгы үрчетү комплексы төзеләчәк.
Килешүгә кул куйганнан соң Андрей Крайний журналистларга яңа заводта чөгә балыгы үстереләчәге хакында сөйләде. Чөгә - төче суларда яшәүче һәм үзен җибәргән урыннан ерак (70-100 чакрымга) китми торган кыйммәтле балык.
Моннан тыш, “Алабуга” махсус икътисади зонасында Мурмански һәм Ерак Көнчыгыштан китерелүче балыкны эшкәртү производствосы төзеләчәк. Шулай ук Татарстанда “Океан” кибетләр челтәре киң җәелдерелә. Казан, Чаллы һәм Әгерҗедә кибетләр ачылган инде, тиздән алар Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачылачак.
Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ТР җитәкчелеге балыкчылык тармагын үстерү буенча әлеге киң колачлы проектларга ярдәм күрсәтә. “Россия Федерациясенең башка күп кенә төбәкләреннән аермалы буларак, әгәр Татарстанда карар кабул ителә икән, аның үтәләчәгенә шикләнмәскә мөмкин”, - дип белдерде ул.
Беренче вице-премьер Равил Моратов ачыклык керткәнчә, федераль максатчан программа буенча балык заводлары төзелешенә акчалар инде быел ук бүленәчәк. Иң беренчеләрдән булып йөзмә балык заводы төзеләчәк, аның бәясе 300 миллион сумга якын тора. 2011 елда стационар балык заводын төзү эшләре башланып китәчәк. Аның бәясе, барлык инфраструктураны да кертеп, 650 миллион сум чамасы тәшкил итә.
Андрей Крайнийның сүзләренә караганда, йомык цикл шартларында мәрсин балыгы үрчетү заводы да төзеләчәк. Биредә елына 15-16 тонна кара уылдык җитештерү күздә тотыла. Әлеге бизнес-проектның инвестицияләр күләме 1 миллиард сумга якын тәшкил итә. Боларның барысы да яңа эш урыннары булдырачак.
Равил Моратов булачак проектларның тагын бер әһәмиятен билгеләп үтте. Балык җитештерүдән тыш, яңа производстволар туристлык үсешенә этәргеч бирәчәк. 104 мең гектар мәйданда туристлык-сәламәтләндерү паркы булдыру ниятләнә, биредә кешеләр ял итә һәм балык тота алачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
март, 2026 ел
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлык башлана
Татарстан Республикасында 2026 елда республика үзәк өмәсе 25 апрельдә узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 81,7%ка җиткән
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Республикасында халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю статистикасын һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы буенча мәгълүматларны китерде.
Татарстанда 169 күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башланган, 2026 елда 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт ремонтланачак.
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
27
март, 2026 ел
Алексей Песошин: Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе - илдә иң яхшыларның берсе
Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе гадәттәгечә илдә иң яхшыларның берсе дип таныла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Бүген хезмәт икеләтә юбилеен билгеләп үтә: Росгвардия оешуга 10 ел һәм хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз