Казанда Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең яңа бинасы ачылды

2010 елның 14 сентябре, сишәмбе
Бүген Казанның Зур Кызыл урамында Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең яңа бинасы ачылды. Яңа бинаны ачу тантанасында Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль куркынычсызлык хезмәте ветераннары, ведомстволар вәкилләре катнашты.

Александр Бортников бинаны ачу тантанасында белдергәнчә, бүгенге көн Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе өчен генә түгел, ә бөтен ведомство өчен истәлекле көн булды. Яңа бина иң заманча таләпләргә җавап бирә.

Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры сүзләренчә, республика хакимияте объект төзелешенә зур өлеш керткән. “Мин башкарылган эш белән канәгать”, - диде ул.

“Бүген Федераль куркынычсызлык хезмәтенең матди-техник базасын ныгыту өчен җитәрлек күләмдә акча алабыз”, - дип билгеләп үтте Александр Бортников. Аның сүзләренчә, 2010 елда илдә шундый 10 яңа бина файдалануга тапшырыла, Татарстандагы бина – җиденчесе. Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәләренең тагын 3 комплексы Курск, Магадан һәм Ростов-на-Донуда торгызылачак.
Россия Президенты йөкләмәсе буенча “Хәрби хезмәткәрләрне, хәрби хезмәттән җибәрелгән гражданнарны һәм аларның гаиләләрен торак белән тәэмин итү” ведомствоның максатчан программасын чынга ашыру буенча актив эш алып барыла. 2009 елда 67 торак йорт тапшырылды, быел 77 торак йорт торгызылырга тиеш. Шулай итеп, 2010 ел ахырында Казанда ведомство хезмәткәрләре өчен 100 фатирлы торак йорт тапшырылырга тиеш. “Безнең хезмәткәрләр социаль якланган булсын һәм эшкә теләп килсеннән өчен барысын да эшлибез”, - диде Александр Бортников.

Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры яңа бинаны торгызган төзүчеләргә, архитекторларга һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә төзелештә актив катнашкан өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Яңа бина Федераль куркынычсызлык хезмәте белгечләренең профессиональ остаклары үсешенә һәм ил җитәкчелеге куйган бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз”, - диде Александр Бортников.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең яңа бинасы ачылу республика өчен зур вакыйга, дип белдерде.

“Татарстан – динамик үсеш алучы төбәк, - диде ул. - Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе белгечләре барлык бурычларны да уңышлы хәл итәр дип ышанабыз. Бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү. Бу бездән җитди көч һәм профессиональлек таләп итә”.

Татарстан Президенты Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенә республика территориясендә җитештерелгән “Фиат Дукато” микроавтобусын бүләк итте.

Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников яңа бинаның символик ачкычын Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Евгений Вдовинга тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International