Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге инфраструктура күп кенә музей комплексларына үз-үзләрен тәэмин итәрлек мөмкинлекләр бирә”

2010 елның 15 сентябре, чәршәмбе
Бу көннәрдә Татарстан башкаласы Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән музей элитасын үзенә җыйды. 14-18 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара Музейлар форумы уза. Җыен Россиянең эре төбәк музейларының берсе -Татарстан Милли музееның 115 еллык юбилее кысаларында оештырылды. Бүген форум делегатлары белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.

Халыкара Музейлар форумын уздыру урыны итеп Казанның бик лаеклы сайлануын очрашуга килгән музей хезмәткәрләре кат-кат билгеләп узды. Алар фикеренчә, бу республиканың мәдәният һәм туризм проектларын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләү булып тора. Татарстан хакимият, җәмгыять һәм мәдәниятнең бергә кушылу өлгесе булып тора. Алар бу юнәлешнең зур перспективасын аңлаган өчен ТР Президентына рәхмәт белдерделәр.

Лев Толстойның кардәше, “Ясная поляна” музей-утары директоры, Халыкара музейлар берлегенең Россия комитеты президенты Владимир Толстой сүзләренә караганда, Россия музейлар берлеге ил төбәкләрендә күчмә утырышларын еш уздыра. Шуңа күрә Татарстанда музейларның торышы белән чагыштырырлык әйберләр күп. “Мәдәни мирасны саклауга, мәдәниятне үстерүгә биредәге караш сокландыра. Татарстан музейлары, анда эшләүчеләр турында халыкара җәмәгатьчелек күбрәк белергә тиеш”, -дип саный Владимир Толстой. Ул Татарстан башкаласында узучы Халыкара Музейлар форумының тәҗрибә алмашу ягыннан зур ярдәм булуын искәртте. Владимир Толстой Татарстанны тагын да киңрәк таныту өчен халыкара күргәзмәләрдә актив катнашырга чакырды.

РФ Музейлар берлеге президиумы вәкиле, Россия этнография музее директоры Владимир Грусман күп милләтле Татарстанның, аның башкаласы Казанның толерантлык мохите белән аерылып торуына игътибар юнәлтте. Ул очрашуга үз тәкъдиме белән килгән иде. Россия этнография музее 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарына “Милли спорт төрләре” дигән күргәзмә әзерли. Аны Олимпиадага кадәр 2013 елда Казан Универсиадасында тәкъдим итү ниятен җиткерде Владимир Грусман. Бу инициатива Татарстан Президенты тарафыннан хуплап алынды.

Очрашуга килгән музей җәмәгатьчелеге Казанны Россиянең төрле төбәкләре белән Державин, Боратынский, Җәлил кебек бөек исемнәр бәйләвенә, потенциалның бик сирәк файдалануына игътибар юнәлтеп, күргәзмәләр, экскурсион сәфәрләр алмашуны активлаштырырга кирәк дигән фикердә калды. Корелианың Сынлы сәнгать музее директоры Наталья Вавилова исә Татарстан белән бу төбәк арасында киләчәктә күргәзмәләр алмашу традициясен җанландырып җибәрү тәкъдимен кертте.

Президент Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу Халыкара Музейлар форумы Татарстан һәм аның башкаласы өчен анда мәдәни мирасны саклау, музейларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү проблемалары күтәрелү ягыннан бик әһәмиятле. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казан бүген илнең музей җәмәгатьчелеге өчен җитди плацдарм. Соңгы елларда Татарстанда мәдәният, мәдәни-тарихи мирасны яңартуга исәпләнгән шактый уникаль проектлар гамәлгә ашырыла “Бу җыен үзара тәҗрибә алмашу ягыннан да мөһим роль уйный. Мондый халыкара масштабтагы чаралар Татарстанга, Казанга игътибарны тагын да арттыра. Казанга гына түгел, 1000 еллык Алабуга каласы, Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәренә дә җәмәгатьчелекнең игътибары үсә”, - ди республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ТР беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рухи-мәдәни мирасны саклау, торгызу эшенә зур көч куючы шәхес. “Бүген Минтимер Шәймиев бөтен көчен музей-археология эшенә бирә һәм бу эшкә республиканың барлык җитәкчелеген дә җәлеп итте”, -дип ассызыклады Президент. Аның белдерүенчә, республикада тарихи, мәдәни музейларның потенциалы бик зур. Аларга туристларны күбрәк җәлеп итү өчен актив эшләргә кирәк. Бу аларның барлык катлам өчен үтемле булуында да, уңайлы сервиста да, транспорт логистикасында да чагылыш табарга тиеш. Бүген музей хезмәткәрләре бюджет тармагында иң аз хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең берсе. Шуңа күрә бу тармакта, нигездә, үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәннәр тупланган. “Хезмәт хакын арттыруда бүген дәүләткә генә өметләнү дөрес булмас иде. Дөрес, дәүләт тә ярдәм кулы сузарга тиеш. Шуңа өстәп музейлар да акча эшләргә өйрәнергә тиеш. Бүгенге инфраструктура күп кенә музей комплексларына үз-үзләрен тәэмин итәрлек мөмкинлекләр бирә. Моннан дөрес файдалана белергә генә кирәк. Әлегә бездә бизнесны оештыра белү җитми”, -ди Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук, аның сүзләренчә, музей мөмкинлекләрен башка мөмкинлекләр белән (мәсәлән, спорттагы) кушу да бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International