Сезон башыннан алып Татарстанда 292 мең 957 кв. м юл өслеге ремонтланган. Бу 2016 елга планлаштырылган күләмнең 80 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин бәян итте.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
"План зуррак булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ремонт таләп иткән юл участоклары әле күп". "Безгә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белән проблемалы юллар буенча карарлар кабул итәргә кирәк", - дип өстәде ул.
2016 елда Татарстанда юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә 10 млрд 702 млн сум бүлеп бирү каралган. Бу сумманың нәкъ менә 4 млрд 368 млн сумы ремонтка билгеләнгән, ә юлларны карап торуга - 3 млрд 431 млн, төзүгә һәм реконструкциягә - 1 млрд 717 млн.
Министр урынбасары сүзләренчә, хәзер подрядчы оешмалар юл төзү материалларын әзерли. Республиканың асфальт-бетон заводлары тулы куәтенә эшли башлаган.