Рөстәм Миңнеханов Казан Марафоны-2016да катнашты

2016 елның 15 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан башкаласында, СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара  көненә багышлап, Казан Марафоны-2016 уздырылды. Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионы янында булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры  Илсур Метшин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, ЮНЭЙДСның Көнчыгыш Европадагы һәм Үзәк Азиядәге төбәк ярдәме төркеме директоры Виней Салдана, БМОның ВИЧ-инфекция проблемалары буенча ирекле ихтыярый илчесе җырчы Вера Брежнева һәм башкалар катнашты.

Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге марафонны ел саен уздыру һәм аңа күбрәк кеше җәлеп итү планлаштырыла. Республика җитәкчелеге үз чиратында бу акциягә ярдәм күрсәтәчәк, диде ул.

Геннадий Онищенко һәм башкалар марафончыларга спорт казанышлары һәм уңышлар теләде.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Илдар Халиков һәм Геннадий Онищенко, 3 мең кеше белән бергә, 3 километрлы дистанциягә йөгерде. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты махсус павильонга керде, анда ВИЧка тест узды. Искәртәбез, марафонның шигаре «Үзеңне тикшер!» иде.

«Матч-ТВ» телеканалына интервьюсында Рөстәм Миңнеханов мондый массакүләм спорт ярышларын уздыруны уңай бәяләде.     

«Йөгереп килгәннән соң үземне яхшы хис итәм, әмма күнегүләр узарга кирәк. Бу спорт бәйрәменең шул кадәр кеше җыюы бик күркәм», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, киләсе бурыч – Бостон һәм Нью-Йорк марафоннары масштаблары буенча бөтендөньяның Топ-5 марафонына эләгү.

Искәртәбез, Казан марафоны икенче ел рәттән уздырыла. Барысы 38 илдән 8,5 мең кеше катнашырга гариза биргән. 42,2 км марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон дистанциясе (21,1 км), 10 км һәм 3 км узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International