Рөстәм Миңнеханов: “Кече һәм урта бизнес – ул дәүләт терәге”

2010 елның 17 сентябре, җомга
“Сочи-2010” халыкара инвестицион форумда катнашучылар “Кече бизнеска юл бирегез!” дип аталган иртәнге аш вакытында кече бизнесны үстерү өлкәсендәге агымдагы трендлар буенча фикер алышты. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Дискуссиянең модераторы буларак Россия Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф чыгыш ясады. Ул Татарстан кече бизнес өлеше буенча Россия төбәкләре арасында уртачалар рәтендә булса да, ТРда гамәлгә ашырыла торган кече бизнеска ярдәм итү чаралары һәм программалары буенча республика лидерлар рәтенә керә, дип билгеләп үтте.

“Кече һәм урта бизнес – ул дәүләт терәге. Кече бизнес икътисад үсешендә җитди резерв булып тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанда тулай төбәк продуктында кече бизнес өлеше 24 процент тәшкил итә. 5-6 ел дәвамында кече бизнес өлешен икеләтә арттыру бурычы тора. Бу җитди бурыч, республикада тулай төбәк продуктын арттыра торган проектлар гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Президенты фикеренчә, кече бизнеска ярдәм итүнең иң уңышлы формаларының берсе – лизинг-грантлар.

“Лизинг-грант” программасы эш башлаучы эшмәкәрләргә җиһазлар өчен башлангыч лизинг түләүләрен түләү өчен грант бүлеп бирүне карый. Программада катнашучылар тәкъдим ителгән бизнес-планнар конкурсы нәтиҗәсендә билгеләнә. Программаны федераль һәм республика бюджеты бергә финанслый, программа үтәлеше белән ТР Кече һәм урта бизнес комитеты шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International