"Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммитына 2 көн калды

2016 елның 17 мае, сишәмбе

19-21 майда Казанда "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты уздырылачак. “KazanSummit” РФ белән ислам дөньясы илләренең икътисади багланышлар буенча төп мәйданчыгы санала. Саммитны үткәрү өчен төп мәйданчык сыйфатында "Корстон" комплексы сайланган.

Казандагы саммитка әзерлек кысаларында агымдагы вазгыять турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген ТР Министрлар Кабинетында бәян иткәнчә, теркәлгән катнашучылар саны 1,2 меңнән артып киткән, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Баһрейн, Катар, Кувәйттән зур делегацияләр көтелә. Саммитта төрле дипломатик миссияләрнең 20 башлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 12 министрлык вәкиле, Россия субъектлары башлыклары (Төньяк Осетия һәм Ингушетия), РФ Дәүләт Думасының 5 депутаты, Федерация Советының 6 әгъзасы катнашачак, Россиянең 20 төбәге вәкилләре килүе көтелә, дигән иде ул әлеге чараны оештыру комитетының 10 майдагы утырышында.

Хәзерге вакытта теркәлү тәмам, исемлек башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тора, шулай ук Албания, Алжир, Баһрейн, Бенин, Буркина-Фасо, Джибути, Иран, Катар, Кувәйт, Мексика, Мисыр, Мозамбик, Пакстан, Сенегал, Серра-Леоне, Сомали, Согуд Гарәбстаны, Судан, Сүрия, Тунис, Төркия, Фәләстыйн, Чад, Кыргызстан кебек илләрнең Россия Федерациясендәге илчеләре, Венгрия, Төркия, Казакъстанның Казандагы генераль консуллары, Азәрбайҗан, Франция, Гарәп Әмирлекләре, АКШның рәсми вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарының кайбер башлыклары, төрле ил кредит оешмалары, Россиядә һәм Татарстанда “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчеләре бар. Әлеге чарада катнашуга “Россия мөслимәләре берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисәсе Наилә Җиһаншина да теркәлгән.

Саммит барышында хезмәттәшлек турында дистәләп документ имзалау күздә тотылуын алдан ук билгеләп үтик.

Саммит программасында каралганча, 19 майда сәгать 9да “Корстон”да “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференциясе, IT-паркта “Presentation Skills” Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре яшь эшкуарларының II Казан форумы башлана.

“Корстон” фойесында төш вакытында аерым икътисади зоналар мөмкинлекләре, әйдәп баручы предприятиеләрнең, берләшмәләрнең инвестицион проектлары презентацияләнә. Аннары төрле залда “Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре: Россия һәм дөнья тәҗрибәсе” халыкара конференциясе, “Россия – ИХО: үзара инвестицияләү өчен чынлыктагы мөмкинлекләр” III үсеш институтлары форумы була, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының II Казан форумының IT стартап-проектлары идеяләре лабораториясе тәҗрибә уртаклаша. Чараның мәдәни программасы буларак кичке 6да Казан кремле, Ирек мәйданы, Бауман җәяүлеләр урамы, Иске Татар бистәсе, “Казан арена” стадионы буйлап экскурсия оештырыла, шулай ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Нуриев исемендәге XXIX классик балет фестивале кысаларында “Анюта” балетына алып барыла.

20 майда “Корстон”да “Россия банк системасы: ислам бизнесына аны ничек җайлырак итәсе” темасына эшлекле иртәнге аш белән башланган көнне гаять күп чаралар каралган. “Дөнья икътисадының яңа архитектурасы: Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы финанс индустриясе үсеше перспективалары” темасына пленар утырышта зур сөйләшү була. Казан кремлендәге “Кол Шәриф” мәчетендә җомга намазы укыгач, “Корстон”да эш дәвам иттерелә. Саммитта катнашучыларның биредә В2В очрашуы була, бер үк вакытта төрле залда “IT STARTUP EXPO” Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының II Казан форумы инвест сессиясе, “Россия Федерациясе банк системасында ислам финанслары механизмнарын һәм инструментларын файдалану” турында ислам банкингы семинары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе, “Бүгенге дөньяда вакф” VIII халыкара конференциясе, “Экспорт – яңа базарлар” эшлекле форумы, “Россия Федерациясе төбәкләрендә проектларны финанслау инструменты буларак Партнерлык банкы” нетворкинг-сессия уздырыла. Шулай ук ике түгәрәк өстәл оештырыла, билгеләнгән темалары – “Гарәп финанс институтлары – Россия проектлары буенча партнерлык” һәм “Дәүләтнең импорт урынына үз товарларын булдыру һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендә аграр сәясәте: икътисади-хокукый аспект”. Саммит кысаларында матбугат конференциясе исә 12нче яртыга билгеләнгән, ул "Достоевский" залында була.

Шул рәвешле эшләгәннән соң, ул сәгать кичне 7дә “Казан” халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы була. Шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән рәсми кабул итү чарасы каралган.

21 майда исә саммитта катнашучылар иртүк Спас районына “Изге Болгар җыены”нда катнашу өчен сәфәр чыга. Аннары кичке 6да аларның Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нуриев фестивале кысаларында “Баядерка” балетын карау мөмкинлеге була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International