Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Әлмәттә капиталь ремонттан соң тимер юл вокзалы ачылды
2010 елның 20 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстаның Әлмәт районында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә вокзал комплексы һәм “Әлмәт” тимер юл станциясе платформасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“Шулай килеп чыкты инде, без Горький тимер юлының Татарстан участогы буенча күп кенә станцияләрне тәртипкә китердек, ә менә Куйбышев юнәлеше озак вакыт дәвамында күләгәдә калды. Хәзер барысы да үзгәрде, безгә бары тик Зәй станциясен генә төзекләндерәсе калды. Мин әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен Россия тимер юллары һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Әлмәт районында яшәүче һәркем өчен тимер юлдан бернинди тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылуына мин бик тә шат”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Шуннан соң Татарстан Президенты барлык таләпләргә җавап бирүче вокзалның яңартылган бинасын шәхсән үзе тикшерде.
Куйбышев тимер юлының 1959 елда төзелгән “Әлмәт” станциясе вокзал комплексы әле быел гына шундый зур ремонт күрде. 2008 елда станцияне реконструкцияләү турында карар кабул ителә. ТР Хөкүмәте һәм Куйбышев тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖнең филиалы арасында 2008-2010 елларга исәпләнгән хезмәттәшлек турында килешү имзалана, ул транспорт пассажир инфраструктурасы объектларын камилләштерү чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Әлеге килешү кысаларында Ютазы һәм Лениногорски муниципаль районнарында “Урыссу” һәм “Писмән” станцияләре вокзал комплексларын яңарту эшләре башкарылган инде, 2010 елда Әлмәт станциясенә дә чират җитте, хәзер Зәй вокзалын гына төзекләндерәсе калды.
Вокзалның бер катлы бинасын һәм “Әлмәт” станциясе платформасын реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерүгә 23,6 миллион сум акча сарыф ителгән. Килешү нигезендә, аның 50 процентын – Әлмәт муниципаль районы, калганын “Россия тимер юллары” ААҖ бүлеп биргән.
Белешмә өчен. Вокзалның гомуми мәйданы 480 квадрат метр тәшкил итә. Платформа 1960 елда төзелгән, аның озынлыгы – 260 метр, мәйданы 728 квадрат метр. Тимер юл вокзалы аша көн саен 7 пар поезд уза.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз