Болгар ислам академиясендә белем бирәчәк укытучылар составы – мөһим мәсьәлә. Биредә очраклы кешеләр булмаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, ТР мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде.
“Болгар ислам академиясен төзү нияте тугач, аның, әлбәттә, мөселман югары уку йорты булачагы күздә тотылды, - дип, Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә 10 нан артык ислам вузы булуын шәрехләде. – Тик, беренче чиратта, аның ислам фәннәренең магистрлары һәм докторларын әзерләячәк уку йорты буларак эшләвен нигезгә куйдык”.
"Әлбәттә, традицион ислам юнәлешендә хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес белем бирерлек укытучылар кирәк. Сүрия, Иордания, Мароккодан зур белгечләр, дин әһелләре, тәгълиматчылар көтелә. Алар белән берничә килешү инде төзелде. Республика Президенты тарафыннан да шундый фәрман бирелде – без беренче көннән үк югары әзерлек дәрәҗәсе турында уйларга тиеш, юкса, көндәшлеккә сәләтлелек бурычын хәл итеп булмаячак”, - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.
“Безнең төп бурыч - хәнәфи мәзһәбе буенча укыту өчен читтән мөгаллимнәр чакырсак та, эчтәлек ягыннан үзебез тулыландыру. Ни өчен дигәндә, халыктан “бу уку йортын монда төзүнең мәгънәсе нидә, чит илдә дә шулай ук укып булыр иде дигән сораулар” булу мөмкин. Без Россия мәнфәгатьләренә җавап биргән белгечләр әзерләргә тиешбез", - дип билгеләп үтте Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Спикер академиядә берьюлы күпме кеше белем алачагы турындагы сорауга җавап биреп: “Без сан ягыннан кумаячакбыз. Ел саен уку йорты ислам фәннәренең 15 ләп магистрын һәм 10 докторын әзерләп чыгарачак, шул рәвешле даими укучылар саны барлыгы 75-100 ләп кеше тәшкил итәр дип ниятләнә. Әмма, академия булгач, биредә имамнар, диния нәзарәтләренең югары составы, мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курслары, төрле конференцияләр оештырылачагын да исәптә тотарга кирәк”, - диде. Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, барлык чараларны исәпкә алганда, академия 300 ләп кешене сыйдыра алачак.
Студентларга академиядә белем өчен түләү формасы әлегә билгеләнмәгән. “Академия кызыксындырырлык булсын өчен, брендны киңрәк таратырга кирәк. Әлбәттә, беренче чорда уку өчен ниндидер зур суммалар булмаячак”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм баштагы вакытларда бушлай уку ихтималын да инкарь итмәде. Аның әйтүенчә, укытуның ниндидер форматы сентябрь аенда гамәлгә куелачак, төзелеш эшләре белән параллель рәвештә, аның абитуриентлар әзерләүгә кагылышлы булуы мөмкин. Р.Мөхәммәтшин студентларның гарәп телен белү шартын да искәртте.
Академиянең мәйданы 1,7 гектардан артык булып, ул "Ак мәчет"тән көньяк-көнчыгышка таба 300 метр ераклыкта урнашачак. Болгар ислам академиясе проекты төрле илләрдә берничә уку йортын карап, шулардан уртак бер проект төзеп барлыкка килгән.
Болгар ислам академиясен төзү өчен гади халыктан һәм предприятиеләрдән акча җыелачак. Бу максаттан 29 нчы апрельдә 2 исәп-хисап счеты ачылган. Аларның берсе Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга булса, икенчесе Болгар ислам академиясе төзелешенә каралган. Бу хакта брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев белдерде.
"Татарстан Республикасы бюджетыннан бер сум да кертә алмыйбыз, чөнки 2016 нчы елга бюджет күләме инде расланган", - дип билгеләп узды вице-премьер. Аның әйтүенчә, изге гамәлләр өчен халкыбызның акча күчерүе - электән килгән гореф-гадәт. "Безнең бурыч - 2017 нче елга академияне төзеп бетерү генә түгел, аны белем бирү эчтәлеге ягыннан да тәэмин итү", - диде Васыйл Шәйхразиев.