Татарстан Президенты Костромада яңа Җәмигъ мәчетендә һәм Ипатьевский монастыренда булды

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчетендә һәм Ипатьевский монастыренда булды. Аны Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников, «Бөтендөнья  татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар озата йөрде.   

Костромадагы мәчет үтә күренмәле пыяладан ясалган гөмбәзле һәм аның 30ар метрлы ике манарасы бар. Ирләр өчен намаз залы 500 мөселманга исәпләнгән. Шулай ук хатын-кызлар өчен балкон да бар. Төзелеш барышында  Мәскәүдәге, Ивановодагы һәм Ярославльдәге мәчетләрнең конструкциясе һәм архитектур үзенчәлекләре өйрәнелгән. 

Бүген мәчет бинасы тулысынча төзелеп беткән. Якын киләчәктә аны ачу тантанасы булачак. Соңрак мөселман җәмәгатьчелеге мәчет белән янәшә татар мәктәбеннән, мәдрәсәдән һәм музейдан торган бөтен бер комплекс төзергә ниятли. 

Рөстәм Миңнеханов мәчет территориясен карап чыкты һәм аның эчке бизәлеше белән танышты. Имам-хатыйб белән әгәмәсендә Татарстан Президенты ассызыклаганча, мәчеткә йөрүче мөселманнар белән эшләгәндә аның эчтәлегенә игътибар итәргә һәм традицион ислам принципларын күз уңында тотарга кирәк. 

Татарстан Президенты өлкә җитәкчелегенә мәчет төзегәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу зур ышаныч һәм җаваплылык. Без ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган традицияләрне үтәргә, барлык дин вәкилләре белән үзара тату яшәргә тиеш», - диде ул. 

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Костромада Святая Троица Ипатьевский монастыренда булды. Аңа XIV гасырда нигез салынган,  монастырь Россиядә иң борынгылардан санала. 

1613 елда Ипатьевский монастыренда яшь Михаил Романовны яшергәннәр, аннары ул Романов нәселеннән чыккан патша булып киткән. 

Рөстәм Миңнехановка монастырь тарихы турында сөйләделәр һәм  территория буйлап экскурсия уздырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International