Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары белән очрашты

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма комитеты әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Хоккей федерациясе һәм "Ак Барс" хоккей клубы президенты вазыйфасына "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов билгеләнгәне турында хәбәр итте һәм әлеге вазыйфаларны моңарчы биләгән Шәфәгать Тәһаутдиновка ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, соңгы елларда республикада хоккей зур үсешкә иреште һәм бу Шәфәгать Тәһаутдинов җитәкләгән профессионаллар казанышы. 

"Бүген хоккей - Татарстан Республикасының иң популяр һәм алдынгы спорт төрләренең берсе - анда 32 000 кеше катнаша. Соңгы елларда материаль-тезник базаны үстерү өчен гаять зур эш башкарылды, республикада  ясалма бозлы 40 яңа сарай төзелде һәм тораклар янында 600 хоккей коробкасы, тренировкалар процессын күзәтчелек итүдә яңа заманча алымнар кертелә. Безнең балалар-яшүсмерләр мәктәпләрендә хоккей бүлекләре популяр - аларда 9 мең тирәсе бала шөгыльләнә, даими рәвештә ярышлар үткәрелә. Профессиональ командалар - "Ак Барс", "Нефтехимик", "Нефтьче", "Чаллы" хоккей командалары трибуналарда меңәрләгән тамашачы җыя", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International