Бүген “Татфондбанк” ГАҖ акционерларының уртак еллык җыелышы һәм Директорлар советының утырышы узды.
Акционерларның уртак җыелышы банкның 2015 елга еллык хисабын һәм еллык финанс хисабын раслады. Банкның Директорлар советы ун кешедән торган элеккеге составта сайланган. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Татфондбанк” идарәсе рәисе Роберт Мусин, Александр Белгородский, Данил Волков, Илдус Минһаҗетдинов, Елена Мурашова, Фәрит Мусин, Айрат Сабирҗанов, Александр Слесаренко, Алексей Терехов кергән. Банкның ревизия комиссиясе составы да үзгәрмәгән.
Җыелыш Банк уставын, акционерларның уртак җыелышы турындагы карарны, Директорлар советының яңа редакциядәге карарын раслады, шулай ук көн үзәгенә куелган башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.
Директорлар советы утырышында аның рәисе итеп кабат ТР Премьер-министры Илдар Халиков сайланды. Директорлар советы комитетлар структурасын һәм аларның рәисләрен үзгәрешсез калдырды. Стратегия һәм корпоратив идарә комитетын Роберт Мусин, Аудит һәм рисклар буенча комитетны Алексей Терехов, Кадрлар һәм бүләкләүләр комитетын Елена Мурашова җитәкли.
Директорлар советы тарафыннан “Иннополис” МИЗ” АҖ, Иннополис шәһәре мэриясе һәм “Иннополис” университеты” белән үзара элемтә мәсьәләләре, хәйрия ярдәме, эшләрне планлаштыру, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.