«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында трансляцияләнәчәк

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»  бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышы онлайн режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында трансляцияләнәчәк.

Утырыш трансляциясен барлык интернет челтәреннән файдаланучылар да Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә карый алачак – www.prav.tatarstan.ru

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Трансляция иртәгә, 2016 елның 26 маенда, сәгать 12.00дә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International