Рөстәм Миңнеханов: Татарстан югары технологияле проектларны үстерү өчен иң уңай шартлар булдырырга тырыша

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат технологияләре һәм кибериминлеккә багышланган "IT & Security Forum 2016" X юбилей конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Check Point Software Technologies Россия һәм БДБ илләрендә вәкиллеге башлыгы Василий Дягилев һәм башкалар катнашты. 

Холларның берчендә ИТ-базардагы технологик яңалыклар тәкъдим ителгән күргәзмә эшләде. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ун ел дәвамында әлеге мәйданчык ИТ өлкәдә һәм мәгълүмат иминлеге өлкәсендә алдынгы җитештерүчеләрне җыя: биредә инновацион ачышлар тәкъдим ителә, технологияләр белән алышу бара, дәүләт, бизнес һәм халык ихтыяҗына җавап бирүче төрле гамәли максталарны хәл итү алымнары тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан - Россиядә эре инфраструктур проектлар үсеше буенча алдынгы регионнарының берсе, аерым алганда, югары технологияләр, мәгълүмат системаларын сафка кертү һәм үстерү, халыкка электрон хезмәт күрсәтү буенча. Мәгълүмат технологияләре мәгариф, сәламәтлек. төзелеш, ТКХ өлкәләрендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендә актив файдаланылалар. 

Республика югары технологияле проектларны үстерү өчен иң уңай шартлар булдырырга тырыша, диде ТР Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә ике технопарк эшли (Казанда, Чаллыда), актив рәвештә Иннополис шәһәре үсә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге форум кысаларында дәүләт хакимият органнарының, җитештерү объектлары, энергетика предприятиеләре, финанс-кредит учреждениеләренең мәгълүмати иминлеге темасы турында да сүз барачак. Мәгълүмат киңлегенең тиз үсеше мәгълүматларны саклау дәрәҗәсе турында уйларга мәҗбүр итә, дип билгеләде ТР Президенты. республикада мәгълүмат иминлегенә янауга каршы нәтиҗәле система булдырылды, аның төп юнәлешләре турында даими рәвештә ТР Иминлек советы утырышларында сүз бара. Шул ук вакытта 700ләп оешма мәгълүмат иминлеге өлкәсендә эшчәнлек алып бара, ә хәрби-сәнәгать комплексында, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә системалы рәвештә белем бирү семинарлары үткәрелә. Мәгълхмат иминлеге өлкәсендә белгечләр әзерләүгә җитди игътибар бирелә. бу эш республиканың дүрт алдынгы вузында алып барыла. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов форумны оештыручы ICL компаниясен 25 еллык юбилее белән котлады, аларга алга таба да үсеш һәм яңа идеяләрне уңышлы гамәлгә ашырырга теләде. 

"Ышанам, әлеге конференция предприятиеләр һәм программа тәэминатын һәм җиһазларны җитештерүче предприятиеләр арасында нәтиҗәле багланышлар булдырырга ярдәм итер", - дип йомгаклады ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International