«Ак Барс» банкы быел 2015 елгы зыяннардан соң табыш алырга җыена. Бу хакта «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев акционерларының гомуми җыелышында хәбәр итте.
Акционерларының гомуми җыелышы «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«2016 елны без табыш белән тәмамларга дигән бурыч куябыз, аның төп драйверлары транзакцион гамәлләрнең керемлелеген арттыру булырга тиеш. Төп керем күрсәткече – чиста процент дәрәҗәсен – банк 9 млрд. сумга арттырырга планлаштыра», - диде Зөфәр Гәрәев.
Зөфәр Гәрәев билгеләп үткәнчә, хәзер банк сыгылмалы масштаблана торган бизнес моделенә күчү өчен озак сроклы стратегияне актуальләштерү белән шөгыльләнә.
Банк активлары 16,5 млрд. сумга арткан, ягъни 3,3%ка, 2015 ел азагына ул 472,7 млрд. сумга җиткән. 2015 елның дүртенче кварталында банк керемлелекнең нәтиҗәлелеген үстерү, чыгымнарны киметү программасын эшләгән. Программа эшчәнлекнең зыяннарсыз дәрәҗәсен тәэмин иткән инде. 2016 елның беренче кварталында банк 213 млн. сум акча эшләгән.
«Ак барс» банкы, чиста табыш булмауга бәйле рәвештә, акционерлары еллык гомуми җыелышта 2015 ел йомгаклары буенча дивидендларны түләмәскә карар кылды.
Банкның төп акционерлары – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды (25,8%), Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (14,6%), «Связьинвестнефтехим» АҖ.