Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурдагы форумның тәүге чарасы булачак

2010 елның 26 сентябре, якшәмбе
Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурда узучы V Россия-Сингапур Эшлекле Форумының тәүге чарасы булачак. Татарстан стратегик үсеш юнәлешләрен, үзенең иң эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итәчәк.

V Россия-Сингапур Эшлекле Форумы 26-29 сентябрь көннәрендә Сингапурда уза. Быел форумда 800 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия һәм Сингапур түрәләре, эшлекле даирә вәкилләре, коммерция банклары, инвестиция һәм венчур компанияләре топ-менеджерлары һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасының “Игътибар үзәгендә - Татарстан” дигән исем астында сәнәгый потенциалын тәкъдим итү бүген форумның тәүге чарасы булачак.

Тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Ли И Шян чыгыш ясаячак.

Тәкъдим итү кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “2013 елгы Универсиада дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов докладлар белән чыгыш ясар дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International